Казан мәктәбендәге атышны Тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерәчәк

Казан мәктәбендәге атыштан соң кузгатылган җинаять эшен тикшерү белән Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты шөгыльләнәчәк. Бу хакта РИА Новости, ведомствоның рәсми вәкиле Светлана Петренко сүзләренә таянып, хәбәр итә. 

“175нче гимназиядә кешеләрнең үлеменә китергән һөҗүм буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Россия Җинаятьләр кодексының 105 статьясындагы 2 өлеше нигезендә (2 һәм аннан күбрәк кешене үтерү) җинаять эше кузгатты. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин барлык эш материалларын, алга таба төрле яклап җентекләп карап тикшерү өчен, Баш тикшерү идарәсенең үзәк аппаратына тапшыруны йөкләде”, – дигән ул.

Бастрыкин күрсәтәмәсе буенча Россия Тикшерү комитетының криминалистика баш идарәсе хезмәткәрләре фаҗига булган урынга чыгып киткән.


Фикер өстәү