Мәктәптә яраланган авыр хәлдәге балаларны Мәскәүгә озаталар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ИЛ-76 самолеты Мәскәүдән Казанга очарга әзерләнә. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Самолет Казанның 175 нче гимназиясендәге атыш вакытында зыян күргән авыр хәлдәге балаларны Мәскәүгә алып китәчәк. МЧС самолетында табиблар һәм психологлар белән бергә Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм мәгариф министры Сергей Кравцов та бар.


Фикер өстәү