Атыш вакытында зыян күрүчеләрне Мәскәүгә алып китү өчен Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты килгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының медицина самолеты Казан мәктәбендәге атышта зыян күрүчеләрне эвакуацияләү өчен Татарстан башкаласына килгән. Бу хакта РИА Новости министрлыкның матбугат хезмәте сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр МЧСның Ил-76 медицина самолетының Мәскәү янындагы Жуковский аэропортыннан Казанга юл тотуы турында хәбәр ителгән иде. Агентлык хәбәр иткәнчә, самолет 15.42 сәгатьтә Казан шәһәре аэропортына төшкән.

Транспорт самолетындагы медицина модульләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу сәбәпле җәрәхәтләнгән һәм зыян күргән кешеләрне ташу өчен билгеләнгән. Россиядә уйлап табылган бу модульләрнең дөньяда тиңнәре юк.

Медицина модульләре тәүге тапкыр 2008 елның декабрендә Израильдәге юл-транспорт фаҗигасендә зыян күргәннәрне Мәскәүгә алып килү өчен файдаланылган. Алар белән 2009 елда Пермьдә “Хромая лошадь” төнге клубындагы янгында зыян күрүчеләр Мәскәүгә, Санкт-Петербург, Чиләбегә китерелгән.

Бер модульдә җәрәхәтләнгән 4 кешене урнаштырырга мөмкин. Ил-76 транспорт самолетында барлыгы 5 модуль урнаштырырга була. Аларны  җыеп кую нибары 20 минут таләп итә.

Исегезгә төшерәбез: рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Казанның 175 нче гимназиясендәге атышта 7 бала, бер укытучы, бер хатын-кыз- хезмәткәр һәлак булган, 21 кеше яраланган.


Фикер өстәү