“Ил-76” самолетындагы бөтен кеше һәлак булган

Белгород өлкәсендә фаҗигагә юлыккан “Ил-76” самолетындагы барлык кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткән.

“Корочанск районында транспорт самолеты фаҗигагә юлыккан. Ул торак пункт тирәсендәге кырга килеп төшкән. Самолеттагы барлык кеше һәлак булган”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Һәлакәт булган урынга беркемне дә кертмиләр. Бары тик оператив хезмәтләр генә эшли. Һәлакәт сәбәпләрен билгеләү өчен бирегә комиссия җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига бүген көндезге 11ләр тирәсендә килеп чыккан. Самолетта Украина кораллы көчләренең әсирлеккә төшкән 65 солдаты, шулай ук 6 экипаж әгъзасы һәм озата баручы 3 кеше булган.
Хәрби-транспорт самолет Белгород өлкәсенең Корочанск районы Яблонево авылыннан 5-6 чакрым ераклыкта кырга килеп төшкән.


Фикер өстәү