Россия Оборона министрлыгы: Украина Кораллы көчләренең хәрби инфраструктурасы сафтан чыгарылды

Украина Кораллы көчләре авиация базаларының хәрби инфраструктурасы, һава һөҗүменнән саклану чаралары сафтан чыгарылган. Бу хакта “РИА Новости” Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Украина хәрби чик хезмәтләре Россия подразделениеләренә бернинди дә каршылык күрсәтми, дип билгеләп үтелгән.
Моңа кадәр Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Кораллы көчләре Украина шәһәрләренә бернинди дә ракета, авиация яки артиллерия һөҗүмнәре ясамый. Ведомство мәгълүматларына караганда, югары төгәллектәге корал белән Украина Кораллы көчләренең хәрби инфраструктурасы, һава һөҗүменнән саклану объектлары, хәрби аэродромнары, авиациясе сафтан чыгарыла. Шул ук вакытта, министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, тыныч халыкка бернинди дә куркрыныч янамый.


Фикер өстәү