Россиянең көньягындагы 12 шәһәрдә аэропортлар эше туктатылган

Росавиация илнең көньяк шәһәрләрендә аэропортлар эшенең туктатылып торуы турында хәбәр иткән. Әлегә 12 шәһәр: Ростов (Платов), Краснодар (Пашковский), Анапа (Витязево), Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянск, Орел, Курск, Воронеж, Симферополь аэропортларында очышлар чикләнелә. Чикләү 2 мартка Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
“Россия авиациясе җитәкчелеге якын араларга билгеләнгән рейслар пассажирларына һәм каршы алучыларга аэропортларга бармаска катгый төстә тәкъдим итә. Рәсми сайтларда аэропортлар һәм авиакомпанияләрнең эш расписаниесендәге барлык үзгәрешләрне аныкларга кирәк”, – диелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 24 февральдә телевидение аша халыкка мөрәҗәгатендә махсус хәрби операция үткәрү турында игълан итте. Ул Россия Кораллы Көчләренең Украина шәһәрләренә бернинди дә ракета. авиация яки артиллерия һөҗүме ясалмаячагын басым ясап әйтте. Югары төгәллектәге корал белән Украина Хәрби Көчләренең хәрби инфраструктурасы, Һава һөҗүменнән саклану объектлары, хәрби аэродромнары, авиациясе сафтан чыгарыла. Киевта сиреналар улый, халык шәһәрдән кача.


Фикер өстәү