Россиянең көньягы һәм үзәк өлешендәге кайбер аэропортларга очышларны чикләү 19 майга кадәр озайтыла

Россиянең 11 аэропортына очышларны вакытлыча чикләү режимы 19 майга кадәр озайтылды. Бу хакта “Росавиация” хәбәр итә.

Биредә сүз Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста шәһәрләренең “һава капка”лары турында бара.

“Россия авиакомпанияләренә пассажирларны, Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан файдаланып, башка маршрутлар буенча йөртү тәкъдим ителә”, – диелгән ведомствода.

Калган аэропортлар гадәттәгечә эшли.


Фикер өстәү