Россиянең көньягы һәм үзәгенә очышларны чикләү 24 июньгә кадәр озайтылды

Росавиация Россиянең көньягындагы кайбер шәһәрләргә очышларны чикләү режимы озайтты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Россиянең көньягы һәм үзәк өлешендәге 11 аэропортка очышларны чикләү режимы 24 июньгә кадәр озайтылды», — диелә хәбәрдә.

Монда сүз Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортлары хакында бара.

Авиакомпанияләргә Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү аша уза торган маршрутлардан файдаланырга тәкъдим итәләр.

Көньяк һәм үзәк төбәкләргә очышларны чикләү режимы 24 февральдән, Россия Украинада махсус операция башлаганнан соң кертелде. Шуннан соң чикләү чаралары берничә мәртәбә озайтылды.


Фикер өстәү