Татарстанда яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше үзенең эшен «юкка вакыт уздыру» дип саный

Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты гына үз эшен яратуларын белдергән.

Татарстанда хезмәткәрләр арасында үзләренең эшенә карата ниндирәк мөнәсәбәттә булуларын һәм аны ничегрәк бәяләүләрен белү өчен сораштыру үткәрелгән. Аны hh.ru тикшеренүләр хезмәте уздырган. Респондентларга җавапларның берничә варианты арасыннан берсен сайлап алу тәкъдим ителгән.
Сораштыруда катнашучыларның күбесе (53%ы) үзләренең эшен, акча эшләргә кирәк булган өчен генә, дип бәяләгән. 24%ы, хезмәт бурычларын үтәү вакытны һәм көчне бушка әрәм итә, дип белдергән. 23%ы үз эшен, “кол хезмәте” дип атаган. 23%ы эшенең вакытлы гына булуын, анда озак тоткарланмаячагын күрсәткән.

Респондентларның нибары 18%ы гына үз эшен яратуларын белдергән. 13%ы хезмәтенең үзенә үсәргә ярдәм итүен әйткән. 12%ы үзләренең хезмәте ярдәмендә башкаларның тормышы яхшыруын билгеләп үткән. Сораштыруда катнашучылар арасыннан нибары 5%ының гына үз эшен, абруйлы, дип санавы ачыкланган.


Фикер өстәү