Татарстанлылар юл-транспорт кагыйдәләрен бозучыларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша “сатарга” әзер

Сораштыруда катнашучыларның 67 проценты мондыйларга каршы көрәшү теләген белдергән.
Дәүләт хезмәтләре порталында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга шикаять белдерү мөмкинлеге ачылган очракта, сораштыруда катнашкан татарстанлыларның күпчелеге бу мөмкинлектән файдаланачак.

Шуның өчтән бер өлешеннән күбрәге, “тегендә-монда йөртеп аптыратмасалар”, юл кагыйдәләрен бозучылар турында даими хәбәр итеп торачаклар. “Дром” автомобильчеләр сайты уздырган сораштыру нәтиҗәләре шундый.

Шул ук вакытта республикадан катнашкан респондентларның һәр өчесенең берсе (33 проценты) башка йөртүчеләрне “сатудан” баш тартачагын әйткән. 24 проценты моны – “әләк” дип санавын, 9 проценты “тәртипсезләр” артыннан йөрергә иренәчәген белдергән.

Ил буенча статистикага күз салсак, Россиядә яшәүчеләрнең уртача 67 проценты юллардагы “тәртипсезләрне” күрсәтергә риза. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта мондый автомобильчеләр күбрәк – 80 проценты чамасы юл кагыйдәләрен бозучыларны “сатачакларын” әйткән. Ә менә Байкал аръягы, Бурятия һәм Амур өлкәләрендә ЮХИДИгә юллардагы тәртипне саклауда ярдәм кулы сузуга атлыгып торучылар аз. Бу төбәкләрдә нибары 45 проценты гына “тәртипсезләр” турында хәбәр итәчәкләрен билгеләп үткән.


Фикер өстәү