Думада пенсионерлар өчен яңа ташламалар турында сөйләгәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб пенсия яшенә җитүчеләрнең нинди ташламаларга ия булулары турында искә төшереп үткән. Бу хакта “Рамблер” хәбәр итә. 2022 елның гыйнварыннан пенсионерларга пенсия түләүләре һәм пособиеләр алу өчен ышанычнамәләрне раслатуга, шулай ук торакны мираска кабул иткәндә таныклыклар алуга дәүләт пошлинасы түләтелми.

Февраль аеннан башлап, минималь күләмдә пенсия алучылардан бурычлары кырып-себереп түләтелми. Аларның федераль яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдәге акчасы счетта калырга тиеш.
Моннан тыш, Светлана Бессараб әйтүенчә, Россия төбәкләре пенсионерларга өстәмә ташламалар да бирә. Әйтик, кайбер субъектларда пенсия яшендәге кешеләр җәмәгать транспортында бушлай йөри, йортны капиталь төзекләндерүгә взнос түләми.

Депутат сүзләренә караганда, ил төбәкләрендә шулай ук ясалма теш куйдыруга, өстәмә медицина хезмәтләре күрсәтүгә субсидияләр каралган.


Фикер өстәү