Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен тапшырды

Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фәнни-техник прогресс икътисадый үсешнең мөһим шарты булып тора. Республикада бу юнәлештә зур эш алып барыла. Татарстанда күп кенә тикшеренү оешмалары эшчәнлек алып бара, аларда 16 меңнән артык кеше эшли.

Татарстанның югары уку йортлары һәм тикшеренү институтлары «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының барлык чараларында да катнаша, дип ассызыклады ТР Президенты. Шуның аркасында республикада дөнья дәрәҗәсендәге яңа фәнни үзәкләр булдырыла, кадрлар потенциалы яшьрәк була бара, приборлар базасы актив яңартыла.

«Галимнәрнең интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре кәгазьдә генә калмаска тиеш. Аларны коммерцияләштерүне тәэмин итә торган икътисадый мохит кирәк», — дип саный Рөстәм Миңнеханов. Әлеге бурычны хәл итү өчен республикада алдынгы инновацион экосистема формалаштырылган. Узган ел нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең инновацион үсеше рейтингында Татарстан өченче урынны алган.

«Алда дөнья дәрәҗәсендәге кампус һәм алдынгы инженер мәктәпләре булдыру, университет технологик эшкуарлыгына ярдәм итү, шулай ук башка күп кенә проектларга бәйле планнар зур», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа инициативалар арасында Татарстанның озак сроклы фәнни-технологик үсеш стратегиясен эшләү аерым урын алып тора. «Ышанам ки, безнең галимнәрнең энергиясе һәм фидакарь хезмәте алга таба да куелган бурычларга нәтиҗәле ирешергә мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде Татарстан Президенты.

29 кеше фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреатлары булды. Түбәндәгеләр өчен бүләкләр тапшырылды:

балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә диагностикалау өчен инновацион технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү (КДМУ);

«Радиодулкыннарның һәм атмосферада дулкын процессларының метеор -оносфер тарату» эшләр циклы (КФУ);

Татарстан Республикасында селекция казанышларын – татар токымлы атларны булдыру һәм куллану (Н.Э. Бауман ис. КДВМА);

Ромашкино ятмаларын соңгы стадиядә эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында нефть чыгаруны интенсификацияләү буенча технологик карарлар комплексын гамәлгә ашыру («Татнефть» ГАҖ).


Фикер өстәү