Татарстанда 3 феварльдә югалган кызның мәете табылган

Түбән Камада югалган кызның мәетен юл янындагы агачлыкта тапканнар. Бу хәлне Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шәрехләделәр.

Полициядә хәбәр итүләренчә, 25 яшьлек кызның гәүдәсе агачлыкта табылган. Үлем сәбәпләре билгеләнә. Мәетне карау барышында көч кулланып үтерелү билгеләре табылмаган.

Яшь хатын-кыз 2022 елның 3 февралендә Шинниклар проспектындагы 43 нче йорттан чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Туганнары полициягә мөрәҗәгать итә, аны эзләүдә волонтерлар катнашкан.


Фикер өстәү