Рәис Кремльдә  галимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Казан Кремлендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов  фән һәм технология өлкәсендә казанышларга ирешкән галимнәргә дәүләт премияләре тапшырды. Алар арасында  тел белгечләре, геодезия, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше тармакларына өлеш керткән галимнәр дә бар. Рәис әлеге казанышларның яңалыгы  һәм кыйммәте белән аерылып торуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов  әлеге чараның аеруча мөһим булуына басым ясады. Ул  Россия фән көне уңаеннан республикада тантаналы вакыйгаларны башлап җибәрә һәм Татарстанда Фән һәм технологик үсеш елында үтә.

– Соңгы вакытта республика югары уку йортлары һәм  фәнни-тикшеренү оешмалары әһәмиятле уңышларга иреште. Күптән түгел «Планетада сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» фәнни үзәгенең  Күзәтчелек советы утырышы булды. Хезмәттәшләребез белән без эшләнмәләрнең халыкара дәрәҗәдә  танылуына  инандык, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис әйтүенчә, Татарстанда илнең алдынгы инженерлык мәктәпләренең уннан бер өлеше урнашкан. Хәзерге вакытта республика икътисадының база тармаклары иң югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләү өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Татарстан югары уку йортлары «Приоритет 2030» стратегик программасы кысасында уңышка ирешкән. Биш югары уку йорты әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Шул ук вакытта икесе грантның бик зур махсус өлешенә ия булган.

Рөстәм Миңнеханов тикшеренүләр һәм эшләнмәләрнең үзенчәлегенә дә тукталды. Аны ул тәҗрибәле галимнәрнең хезмәтләре яшьләр энергиясе, тәкъдимнәре белән  даими тулыландырып торуда дип бәяләде.

Рәис сөенечле саннар да китерде. Россия тарихында беренче тапкыр республиканың фән һәм технологияләр өлкәсендә эшләүчеләр саны 14 мең (!) кешедән артып киткән.  Фәнни эзләнүләргә киткән эчке чыгымнар күләме  исә рекордлы 30 млрд сумга якынлашкан. Илкүләм рейтингта төбәкләр арасында Татарстан  икенче урынны алган.  Рөстәм Миңнеханов  әлеге казанышларда залда утырган галимнәрнең өлеше  зур булуын әйтте.

Сүз уңаеннан, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы  Дәүләт премиясе 1993 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы вакыт эчендә 191 фәнни хезмәт югары премиягә, 1078 кеше «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеменә лаек булган

 


Фикер өстәү