Рөстәм Миңнеханов: «Нефть чыгару сәнәгате Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән тармакларның берсе»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Искәртәбез: Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәкнең халыкара Күзәтүчеләр советы рәисе булып тора.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фәнни-технологик үсеш өстенлекләре буенча Россиядә барлыкка килгән дөнья дәрәҗәсендәге 10 фәнни үзәкнең берсе эшләвен искәртте. «Республикадагы үзәк эшчәнлеге углеводород чималы ятмаларын эзләү, табу һәм үзләштерүнең нәтиҗәле технологияләрен булдыруга юнәлдерелгән. Алар илне газ һәм нефть запасы белән тәэмин итәргә тиеш», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу (бигрәк тә яңа геосәяси вазгыять кысасында) Россиянең икътисадый иминлеген тәэмин итү өчен гаять мөһим. Ул хисап белән чыгыш ясаучыларны да углеводородлар эзләү һәм чыгару буенча яңа технология һәм алымнарны куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен сорады. Аның сүзләренчә, үзәк уйлап тапкан һәр нәрсә иң элек республикада кулланылырга тиеш. Әйтик, «Татнефть» компаниясе объектларында йә булмаса кече нефть компанияләрендә.

– Нефть чыгару сәнәгате якын киләчәктә дә Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән тармакларның берсе булып калачак. Аның тулай төбәк продуктын, бюджет системасы керемнәрен формалаштыруга керткән өлешен бәяләп бетерү дә кыен. Шулай итеп, үзәкнең эшчәнлеге республикабызның фәнни-технологик үсеше өчен генә түгел, ә социаль-икътисадый үсеше өчен дә зур әһәмияткә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен

«Планетаның сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк консорциум форматында эшчәнлек алып бара, аның координаторы – КФУ. КФУдан тыш, консорциум составына нефть-газ ятмаларын өйрәнү һәм нефть чыгаруның яңа технологияләрен булдыру өлкәсендә лидерлар керә: Сколково фән һәм технологияләр институты (керн һәм пласт флюидларын тикшерү); Уфа дәүләт нефть техник университеты (углеводород ятмаларын эзләү һәм эшкәртү); Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты (пласт-коллекторларның нефть бирүчәнлеген арттыру технологияләрен эшләү).

 


Фикер өстәү