Ил икътисадының технологик яктан бәйлелегеннән уртак тырышлык ярдәмендә генә котылып була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Президент каршындагы Мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышында шулай дип белдерде.
Республика җитәкчесе фикеренчә, Татарстанда бу максатны чынга ашыру өчен бөтен шартлар да бар. «Республикадагы югары уку йортлары белән фәнни оешмалар «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының һәм башка технологик үсеш инициативаларының барлык төп чараларында тәкъдим ителгән. Республикада мәктәптән башлап өзлексез белем бирү чылбыры буенча тикшеренү һәм инженерлык юнәлешләрен формалаштыруның тулы бер системасы булдырыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанда фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен тормышта кулланырга мөмкинлек биргән 2 махсус икътисади зона, 5 ТОСЭР, 8 технопарк, Инновация һәм эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм фонды барлыгын да искәртте. Быел алар сафына КФУ базасында оештырылган югары уку йорты стартап-студиясе дә өстәлгән.
Әмма фән-мәгариф тармагында ирешелгән уңышлар белән беррәттән проблемалар да саклана бирә. «Татарстанда фәнни кадрлар сафы 1990 елларда шактый кимеде. 1992 елда республиканың фән-технология өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 меңнән артып киткән. Бүген алар 13 меңнән дә азрак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен ил күләмендәге фән-мәгариф тармагына хас проблема бу. Киләчәккә карап эш итмичә торып, аларны хәл итү нәтиҗәле булмаячак. Шул сәбәпле, быел Татарстанда төп игътибар төбәкнең фәнни-технологик үсеш стратегиясен һәм программасын әзерләүгә юнәлдерелгән иде».
Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов бу хакта тәфсилләбрәк сөйләде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, фәнни-технологик үсеш стратегиясен һәм программасын әзерләгәндә, республиканың федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдә танылган 15 терәк фәнни мәктәбенең мөмкинлекләренә зур игътибар бирелгән. Татарстанның көндәшлеккә сәләтле өстенлекләре дә ачыкланган.
Авторлар коллективы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, фәнни-технологик үсеш программасының төп максатлары Татарстанның фәнни мәгарифен үстерү; фәнне, шулай ук республика проектларын һәм технологияләрен популярлаштыру, алга җибәрү; инновацион ваучерлар кертү, икътисадның яңа тармакларын үстерү өчен шартлар тудырудан һ.б. гыйбарәт.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Россия Президенты карары белән 2022–2031 еллар Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителгән. «Безнең республика, фәнни-технологик үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча алдынгы буларак, дәүләт башлыгының бу башлангычында актив катнашачак», – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Республика Координация советы булдырылуын да искәртте. Аның төп бурычы фән һәм технологияләр унъеллыгын уздыру буенча республика чаралары планын тормышка ашырудан гыйбарәт.
Утырышта катнашучыларны әлеге план проекты белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин таныштырды. Проект 37 пункттан тора. Бу чаралар төп өч бурычны хәл итүгә: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил үсеше бурычларын хәл итүгә катнаштыру, шулай ук Россия фәне турындагы мәгълүматның халык өчен ачык булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat