Манарасы ауган мәчетнең кайчан торгызылачагы билгеле

Биектау районы Айбаш авылындагы мәчетне (шушы көннәрдә көчле җилдән манарасы ауган) торгызуга ике ел чамасы вакыт кирәк булачак. Корылманың күпчелек өлеше – авария хәлендә.

Түбәсен тулысынча алыштыру, манарасын яңадан төзү таләп ителә. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин әйтүенчә, агач мәчет инде моңа кадәр дә төзекләндерүгә мохтаҗ булган. Хәзер дин тотучыларның намазга кая йөрисе хәл ителә. «Әмма бу авылда намаз уку туктатылмаячак»,  – дигән ул.

Иван Гущин басым ясап әйткәнчә, мәчет инде XIX гасырда ук төзелгән. Ул агачтан эшләнгән тиңдәшсез ядкәр булып тора. Соңгы тапкыр 1998 елда түбәсе алыштырылган.

Җәен дин тотучыларга уңайлы вагон яки чатыр булдырылачак. Җирле хәзрәт Дамир Хәбибуллин үз өендә дә намаз укытырга әзер.

 

Татарстанда җил мәчет манарасын аударган (ФОТО)


Фикер өстәү