Онкология, кан һәм иммун системасы, бөер авыруларыннан интегүче балалар дәвалану урынына бушлай очачак

Россия Хөкүмәте балаларга һәм озатып йөрүчеләренә дәвалану урынына бушлай барып кайтуны күздә тоткан авырулар исемлеген тулыландырган. Бу җәһәттән тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган. Шулай итеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан онкология, кан һәм иммун системасы, бөер авыруларыннан интегүче инвалид балалар өчен дә мондый мөмкинлек ачыла.

Моңа кадәр сөяк җелеге чирләре яки җәрәхәтләренә дучар булган, шулай ук Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яки тимер юлларсыз җирләрдә яшәүче инвалид балалар гына  дәвалану урынына самолетта бушлай барып кайта алган.

Сүз уңаеннан, мондый балаларның социаль хезмәтләр җыелмасы алганлыгын да искәртик. Болар – дарулар белән бушлай тәэмин итү, санаторий-курортта дәвалану һәм шәһәр яны электр поездларында түләүсез йөрү.


Фикер өстәү