БРИКС саммиты алдыннан Казанда Сөембикә манарасын яңартачаклар

Быел Казанда октябрьдә узасы БРИКС саммиты алдыннан Сөембикә манарасын яңартырга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Төбәк белән идарә итү идарәсендә узган туры эфирда әйтте.

Иван Гущин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Татинвестгражданпроект» проект документларын әзерли. «БРИКС саммиты алдыннан бинаның тышкы ягын яңартабыз, кирпечләрен тигезлибез. Быелга шуның белән туктаталабыз. Киләсе елда ни эшлисебез финанслау күләменә бәйле булачак», – дигән ул.
Комитет рәисе әйтүенчә, Сөембикә манарасының тышкы ягында да, эчтә дә бинаны ныгыту эшләрен башкарырга кирәк. «Без әлеге объектның кимчелекле урыннарын беләбез. Хәзерге вакытта аңа бернинди дә куркыныч янамый», – дигән Иван Гущин. Сүз уңаеннан, манара төньяк-көнчыгышка таба 1,98 метрга кыйшайган.


Фикер өстәү