Түбән Кама мэры предприятиегә пилотсыз очкычларның һөҗүм итүе турында сөйләгән

Түбән Кама мэры Рамил Муллин пилотсыз очкычның җирле предприятиегә һөҗүме турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, дрон иминлек системасы ярдәмендә бәреп төшерелгән. Предприятиенең эшенә зыян килмәгән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында белдергән, дип яза “Татар-информ”.

“Барлык хезмәтләр оператив эшләде. Иминлек системасы ярдәмгә килде. Зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк”, – дип билгеләп үткән Муллин. Шәһәр башлыгы Түбән Камада яшәүчеләрдән тынычлыкта калуны, куркуга бирешмәүне һәм бары тик рәсми чыганакларның мәгълүматларына гына таянып эш итүне сораган.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә, очкычлар һөҗүме биредәге тулай торакка туры килгән.

Республика Рәисенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, һөҗүм җитди җимерелүләргә, предприятиеләр эшендә өзеклекләргә китермәгән.
Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклаячак.


Фикер өстәү