Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Фәләхиевләр гаиләсе

Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче Фәләхиевләр гаиләсе иманга, дингә, гыйлемгә мөнәсәбәт белән аерылып тора. Яшь кенә булса да, Алсу авылда инде ун еллап – абыстай, ә Мөхәммәт имам вазыйфасын башкара. Бу йортта 12 буын әби-бабайларын беләләр. Биш бала тәрбияләүче гаиләнең – үз кыйбласы. Туры юлдан гына барасы!

…Өсләрендә – милли кием, йөзләрендә – елмаю. Иртәнге як булса да, күрше Олы Тиләҗе авылыннан Гөлфия белән Әхмәтгаян Нурлыгыяновлар да килеп җиткән. Төп йортта яшәүче Гәүһәрия апа белән Йосыф абый да – биредә. Әби-бабайларның урыны – түрдә. Бүгенге заманда мондый бәхет бөтен оныкка да тәтеми. Ә бу гаиләдә нәсел дәвамчылары үсә. Билалга – 13, Мостафага – 7, Бәширгә – 5, Зөбәергә – 3 яшь.  Иң олысы – 16 яшьлек Зөбәйдә. Ул – әти-әнисенең уң кулы. Өйдәге эшләрдә дә булыша, мәчеттә дин дәресләре дә бирә, мәктәптә дә яхшы укый.

Татулык сере

Алсу һәм Мөхәммәт Фәләхиевләр:

– Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе, беренче күзәнәге. Кешеләрдә әхлак тәрбияләүдә гаиләне җәмгыятьнең бер генә оешмасы да алыштыра алмый. Хезмәт сөючәнлек, үзара хөрмәт тә гаиләдә тәрбияләнә. Өйдә тыныч булганда, кәеф тә күтәренке, энергия дә ташып тора. Һәр эшне яратып башкарасың. Татулыкның сере – сабырлыкта, юл куя белүдә. Күпбалалы гаиләдә хатын-кыз аеруча сабыр, зирәк булырга тиеш.

Гәүһәрия һәм Йосыф Фәләхиевләр – Мөхәммәтнең әти-әнисе.

(Йосыф абыйга – 84, Гәүһәрия апага – 82 яшь. Алар бергә 54 ел гомер кичерә. Өч малай үстергәннәр. Бала хәсрәте дә читләп узмаган: өч кызлары кечкенә чагында дөнья куйган. Икесе дә – гади хезмәт кешеләре.)

Гәүһәрия апа:

— Гаилә ул – бер-береңне аңлап, санлап тору. Тормышта төрле чаклар була. Шуңа күрә бер-береңә юл куярга кирәк. Төп нигездә Ибраһим улыбыз гаиләсе белән яшибез. Барлыгы 11 онык сөябез. Безне дин юлына балаларыбыз китерде. Иманлы балалар тәрбияләвебез белән бәхетле без.

Гөлфия һәм Әхмәтгаян Нурлыгыяновлар – Алсуның әти-әнисе.

(Бергә яши башлауларына – 44 ел. Ике бала тәрбияләгәннәр. Гөлфия апа 13 ел ике каенана белән яшәгән. Икенчесе – каенанасының каенанасы. Иренең әнисе белән – 23, каенатасы белән 33 ел гомер кичергән. Сүзгә килеп, үпкәләшеп йөрмәгәннәр.)

Гөлфия апа:

— Гаилә ул – бөтенлек. Гаиләсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Без 9 бала үстек. Ишле гаиләдә рәхәт. Минем өчен сабырлык – беренче урында. Тормыш берничек тә сынауларсыз, киртәсез генә була алмый. Барысына да түзәргә кирәк. Безне әти-әни: «Олылар сүзеннән чыкмагыз, тыңлагыз», – дип тәрбияләде. Үзем дә балаларга шулай дип әйтә идем. «Тәлинкә төбендә ризыгыңны калдырма», «Юмаган табак-савытны пәри ялар», «Тупсага утырма, буең үсмәс»… Борынгыдан килгән гадәтләрне дә сеңдереп үстердек.

 

Мәхәббәт

Мөхәммәт Алсудан ун яшкә өлкәнрәк. Аңа хәзер – 52. Башта мәктәптә математика укыткан. Алсу 5 нче сыйныфта укыганда аларга физкультура дәресеннән кергән. Тагын биш елдан гарәп телен өйрәткән. Ул вакытта бер-берсенә игътибар итмәгәннәр. Алсу 11 нче сыйныфны тәмамлап, башта –мәдрәсәдә, аннан татар теле укытучысына укыган. Дингә мәхәббәт якынайткан аларны. Алсу 24 яшьтә Мөхәммәткә кияүгә чыккан. Күп бала табу хыялы булган. Балалар – бәрәкәт, Аллаһ биргән иң зур бүләк дип саный алар.

 

Рух

Фәләхиевләр үз нәселләренең шәҗәрәсен төзегән. Ул 532 кешене үз эченә ала. Бу эшне кызлары Зөбәйдә башлаган. Татар теле, әдәбияты, Татарстан тарихыннан олимпиадага баргач, шәҗәрәгә бәйле иҗади бирем эләккән. Ул вакытта 8 сыйныфта укыган чагы. Әтисе Мөхәммәт – физкультура укытучысы. Аңа: «Әйдә, моны эзлик, әйдә тегене», – дип, идея биреп кенә тора икән. Гаиләләре белән архивларга йөрергә яраталар. Гарәпчә белгәч, мәгълүматның күбесен үзләре эзләп таба. Зөбәйдә хәзерге вакытта Теләче мәктәбендә 10 нчы сыйныфта укый. Узган ел бөтенроссия шәҗәрә бәйгесендә гран-при откан. Узган ел Фәләхиевләр, гаиләләре белән «Тарихта без эзлебез» бәйгесендә катнашып, зона ярышында икенче урын алган. Быел да районда беренче урынны яулап, тиздән Арчага зона ярышына җыеналар.

 

 

Тел

Өйдә татарча сөйләшәләр. Балалар «Шаян ТВ» каналы гына карый. Авыл урамында да русча сөйләшүче юк. Фәләхиевләр, балалар туган телне гаиләдә өйрәнергә тиеш, дигән фикердә.

Зөбәйдә татар теле һәм әдәбияты республика бәйгесендә биш ел рәттән призлы урыннар алган. Төрекчә, гарәпчә белә. Инглиз телен өйрәнә.

 

Ял сәгате

Мөхәммәт эштән кайткач, Билал, Мостафа, Бәширне ияртеп, спортзалга баскетбол, футбол уйнарга китә. Ял көннәрендә кичен балаларына әхлак, хөрмәт, туганлык җепләре турында хәдисләр сөйли. Бергәләп лото уйныйлар. Балаларга телефон бирмәү яклы. Бергәләшеп авылдагы ятимнәр йортына булышырга керәләр. Фәләхиевләр кунакка йөрешергә ярата. Сәяхәт, архивка йөрү – хобби. Узган ел Мөхәммәт Зөбәйдә, Билал белән Гарәбстанга гомрәгә барган. Мөхәммәтнең хаҗга инде дүртенче тапкыр баруы.

 

Хезмәт

Һәр бала үз эшен белә. Кемдер табак-савыт юа, кемдер идән себерә. Хезмәтсез тәрбия була алмый. Сыерлары юк, кәҗә тоталар. Сарыкларны күпләп асрап, корбанга чалалар.

Алсу пешерергә ярата. Зөбәйдәне 7 яшьтә токмач кисәргә өйрәткән. Кызлары мәрҗәннән (бисер) әйберләр ясый. Тегү курсларын тәмамлап, энекәшләренә, үзенә киемнәр тегә.

 

Тәрбия кагыйдәләре

^ Кашыкны уң кул белән тотыгыз. Ризыкны бисмилла әйтеп  кабып, ашагач дога кылыгыз.

^ Туганлык җепләрен саклагыз. Бер алманы бишкә бүлеп ашагыз.

^ Кайсы бармакны тешләсәң дә, авырта. Сез – барыгыз да тигез.

^ Әби-бабаларны, әти-әнине онытмагыз.

^ Өйрәнгәнегез үзегез өчен!

^ Юмарт булыгыз!

^ Белем алудан туктамагыз.

^ Иманда – бәхет.

 

ГАЗЕТАДА ЧЫККАН ЯЗМА

 


Фикер өстәү