Иске кием-салымны нишләтергә һәм аның белән акча эшләп буламы? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауга җавап эзләде

Яз – табигатьтә генә түгел, өйдә дә чистарыну вакыты. Өйләр юарга тотынганчы, кыш буе тузан җыеп торган шкафларны, андагы киштә-киштә кием-салымны да рәтлисе бар. Күлмәк-чалбар өч ай һәм аннан да күбрәк вакыт киелми икән (бу сезонлы киемнәргә кагылмый), димәк, ул сезгә кирәкми һәм аннан котылырга кирәк, ди психологлар. Иске кием-салымны нишләтергә? Киелмәгән туфлине сатып, акча эшләп буламы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Әрәм мал

– Өч улыбыз бар, аларга кием сатып алырга өлгер генә, – ди Казанның Салмачы бистәсендә яшәүче Ләйсән Шәрипова. – Хәзер бала-чага бик иркә. Чалбарның тезе әз генә сүтелә башласа да: «Ертыкны кимим», – дип киреләнә. Ямау салу турында сүз дә юк. Өстәвенә, балалар бик тиз үсә. Бер-ике тапкыр кигән киемнәре дә кечерәеп кала. Элек аларны сәүдә үзәкләрендәге чит ил кибетләренә тапшыра идек. Гаилә казнасына да азмы-күпме файда: чүпрәк-чапрак тапшырсаң, шул ук кибеттән яңа футболка-күлмәк алганда ташлама бирәләр иде. Хәзер мондый кибетләр калмады. «Авито»га куеп сатам дисәң дә, әллә ни акча эшләп булмаячак. Андагы игъланнар саныннан гына да башың әйләнерлек. Иске киемнәрне кайсын чүпрәк-чапракка дип кискәләп, кайсын бакчага алып чыгып ягарга дип, капчыкларга тутырып куйдым. Әрәм мал инде, тик нишләтәсең?

Рәсми саннарга караганда, илдә ел саен 100–150 миллиард данә кием-салым җитештерелә. Казан кебек зур шәһәрләрдә тәүлегенә 10 тоннага якын чүпрәк-чапракны чүп чиләгенә ташлыйлар, ди белгечләр. Киләчәгебез турында борчылып, Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко илдә яшәүчеләргә, мода артыннан куып, ел саен яңа джинсы чалбар сатып алмаска да киңәш итте әнә. Сыйфатына күрә кайбер тукымалар чүплекләрдә 40 елга кадәр таркалмыйча агулы матдәләр таратып ята икән. Бүген кием-салым кибетләрендәге «байлык»ның күпчелеге синтетикадан торуын исәпкә алсаң, уйланырга җирлек бар.

12 тонна күлмәк

Шкафларда шыплап тулган киелми торган киемнәрне нишләтергә? Ташларга кызганыч булган, әле ярарлык киемнәрне хәйрия фондларында бик теләп кабул итәләр. Интернет мәгълүматларына ышансаң, башкалада гына да унбишләп шундый оешма бар.

– «Хорошие руки» хәйрия складында иске кием-салымны бушлай кабул итәбез, – ди үзен Виктория дип таныштырган волонтер. – Моннан тыш, савыт-саба, китаплар, уенчыклар китерергә дә мөмкин. Гомумән, безгә «Нәрсә тапшырырга ярамый?» дигән сорауга җавап бирү җиңелрәк. Ремонтларга кирәк булган аяк киемнәрен алып килүчеләрне генә кире борабыз. Кием-салымны башкаланың «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә урнашкан махсус тартмада калдырып китәргә дә мөмкин. Складта теләсә нинди хәлдәге күлмәк-чалбарларны калдырып китә алалар. Без аларны үзебез сортларга аерабыз. Яхшы хәлдәге киемнәрне мохтаҗларга, аз керемле гаиләләргә, янгында зыян күрүчеләргә таратабыз. Приютлар белән эшлибез. Татарстанга Украинадан күчеп кайтучылар белән элемтәдә торабыз. Алар гына да 2 меңнән артык кеше бит. Гомумән, теләге булган һәркем айга бер тапкыр паспорт белән хәйрия складына килеп, ошаган әйберне алып китәргә мөмкин. Әлеге чикләү бездәге киемнәрне алып сатуны оештырмасыннар, кием-салым, кадерсезләнеп, кабат «барахолка»ларга эләкмәсен өчен кирәк. Элек әнә шундый хәлләр дә күзәтелә иде. Хәйрия складына көненә 50ләп кеше килә. Сезонлы киемнәргә һәм бала киемнәренә ихтыяҗ зур. Кияргә яраксыз һәм кеше алмаганнарын этләр приютларына озатабыз. Анда аларны кирәк-яракка тотып бетерәләр.

Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов фикеренчә, үзеңнән артык калган киемне кешегә бирүдән куркырга кирәкми.

– Үз мисалымнан чыгып әйтәм, без гаиләдәге киелмәгән киемнәрне Казандагы «Приют человека» хәйрия проектына алып барып тапшырдык. Кешегә биргән кием аша энергетика китә, сине бозарга, сихерләргә мөмкиннәр дип әйтүчеләр бар. Бу мәсьәләдә шуны әйтәсем килә: без динебезгә, Коръәнебезгә таянып яшибез. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Бәкарә» сүрәсендә: «Әгәр дә мин моны теләмәсәм, беркем беркемгә дә зыян китерә алмый», – дигән. Кеше хәерле ният белән, исраф булмасын, кешегә ярдәм итим дип, кием-салымын башкаларга тапшыра икән, бу бик хәерле. Аллаһы Тәгалә исраф итүчеләрне яратмый. Бер тапкыр да кием тапшырып карамаган кешеләрне дә бозалар бит. Бу мәсьәлә моңа гына бәйле түгел. Үзеңә кирәкмәгән киемне башкаларга тапшыруның бернинди дә начарлыгын күрмим. Аны яхшы ният белән юып-чистартып бирәсең. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тапшыру – әйбәт гамәл. Ризык һәм акча белән бүлешәбез, ул да – шундый ук мал, – ди имам.

Лаеш районының Усад бистәсендәге авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүче «Благо Дарим» хәйрия фондында иске-москыны яңадан эшкәртәләр.

– Без теләсә нинди хәлдәге кием-салым кабул итәбез, – ди хәйрия фонды директоры Алсу Шәрифуллина. – Аларны сортларга аерып, дезинфекциялибез һәм өч төргә бүләбез. «Бирка»лы киемнәр сатуга китә. Аннан кергән акча фондны карап торуга тотыла. Яхшы хәлдәге киемнәрне мохтаҗларга таратабыз. Казанда һәм Әлки районының Базарлы Матак авылында ике кибетебез бар. Без Әлки районының социаль яклау бүлеге белән даими элемтәдә торабыз. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр ярдәмгә мохтаҗ булуларын, мәсәлән, аз керемле гаилә, инвалид яки ялгыз яшәүче өлкәннәр икәнен, дәлилләп күрсәтергә тиеш. Ягъни чыннан да ярдәм кирәк кешеләр белән эшлибез. Лаеш районындагы төп бинада да товар тапшыру пункты бар. Кием-салым кабул итү тартмалары Казанның зур сәүдә үзәкләре, төзелеш материаллары кибетләрендә урнашкан. Чүпрәк-чапракны өйдән алып китү хезмәте дә гамәлдә. Хәйрия фондлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әле күптән түгел генә Лисичанскига алты тонна гуманитар ярдәм җибәрдек. Эшкә ярамаган чүпрәк-чапракны яңадан эшкәртәбез. Моның өчен махсус цех бар. Калдык-постык тукымадан күбебезгә идән юу чүпрәге буларак таныш булган йомшак тукыма (ветошь) җитештерәбез. Аңа машина юу, машина ремонтлау хезмәтләрендә ихтыяҗ зур. Татарстанда мондый эш белән шөгыльләнүче зур сәнәгать оешмалары юк. Күрше Чабаксарда, Ивановода, Чиләбедә тукыманы яңадан эшкәртәләр. Үзебез эшкәртә алмаган тукымаларны аларга озатабыз. Кешеләргә ярдәм итеп, экологияне дә кайгыртабыз. Безнең кулдан аена 12 тоннага кадәр кием-салым уза.

Исеме түгел, җисеме

Казанда киелгән киемнәр сатучы кибеткә иске туфли тапшырып, акча эшләргә дә мөмкин. Дөрес, чынын түгел, ә «свалка-сум». Кибет үзе дә гадәти «сэконд-хэнд»лардан аерыла. Башкаланың үзәгендә урнашкан «Свалка» винтаж-маркетында сатылучы «икенче тормыш» алган кием-салым, савыт-саба, көнкүреш техникасы, китап киштәләрен «ВТ» хәбәрчесе дә карап кайтты.

Биредә элеккеге заманда сервантта гына торган чәчәкле касәләрдән алып, «бренд»лы кышкы пәлтәләргә кадәр бар да бар. Сыйфатлы киемнәр бинаның икенче катында урнашкан, ә беренче катның бер яртысында – кием-салым (рәтләр арасында халыкның күп булуы игътибарны җәлеп итте), ә икенче якта – көндәлек тормышта очратырга мөмкин булган әйберләр бар. Шуңа күрәме, күбрәк музейны хәтерләтә ул. Диварга элеккеге ялтыравыклы картиналар эленгән, идәннән түшәмгә кадәр сузылган киштәгә магнитофон кассеталарын тезеп куйганнар. Күн чемодан, элеккеге радиола, «Зингер» тегү машинасы, тәрәзә төбенә сыешкан телефон аппаратларының да нинди генә төре юк. Китап киштәсендә татар телендәгеләре дә шактый. Муса Җәлил, Һади Такташ җыентыклары бар.

– «Свалка» проекты Мәскәүдә 2015 елдан бирле эшли. Казанда исә социаль әһәмияткә ия булган әлеге экологик бизнесны 2019 елда башлап җибәрдек, – ди кибет директоры Тимур Щербин. – Күреп торасыз, без кием-салымнан алып бизәнү әйберләренә кадәр кабул итәбез. Аларның күбесен хәйрия оешмаларына, приютларга җибәрәбез. Эшкә яраксыз булганнарын яңадан эшкәртүгә озатабыз. Товарларның зур булмаган өлеше исә кибеттә кала, аларны ташламалы бәядән сатып, иске әйберләргә яңа өй табарга ярдәм итәбез. Кием-салым, көнкүреш товарларын курьер хезмәте аша җибәрү, өйдән барып алу хезмәте дә бар. Халыкның төрле катлавына туры килерлек товарлар җыярга тырышабыз. Бездә үсмерләр өчен чагыштырмача арзан кием-салым да, мода сөючеләргә «бренд»лы күлмәк-чалбарлар да бар. Кибеткә тапшырган әйберләр өчен ташламалы купон, ягъни «свалка-сум» бирәбез. Аның ярдәмендә безнең кибеттән 50 процентка кадәр ташлама белән товар сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле берәүләр өчен кирәксезгә әйләнгән чигеп эшләнгән күзлек тартмасының гомерен озайтабыз.

«Свалка»дагы бәяләр

Күлмәк – 1000 сум

Футболка – 500 сум

Хатын-кызлар пальтосы – 1200 сум

«Sony» телевизоры – 800 сум

Юка тышлы китап – 50 сум

Калын тышлы китап – 100 сум

«Сэконд-хэнд»лардан аермалы буларак, «Свалка» кибетләре челтәре башка илләрдән кием кайтартмый. Киресенчә, үзебездә булганын мөмкин кадәр чүплеккә атудан саклап калырга тырышалар. Мондый винтаж-маркетлар Санкт-Петербург, Красноярск, Хабаровск шәһәрләрендә дә бар.

– «Свалка»  ул – кулланылышта булган товарларны сату урыны гына түгел, биредә сакчыл куллану, экологик яшәү рәвешенә багышланган чаралар да үткәрәбез. Мәсәлән, иске киемнәрне бизәүгә бәйле мастер-класслар уза. Бу – яңача фикерләргә өйрәнү мәйданы да, әле, – ди Тимур Щербин.

Шуңа күрә дә шкафта киелмичә яткан күлмәкне: «Быелга торсын әле», – дип, югарырак шүрлеккә җыеп куярга ашыкмагыз.

Илдус Сафиуллин, икътисад белгече:

– Илдә, гомумән дә, тукыманы яңадан эшкәртү сәнәгате зур үсеш алмаган. Иске чүпрәк-чапракның 10 проценты да заводларга китми. Ивановода шундый сәнәгать бар дип беләм. Биредә аена 600–700 тоннага кадәр иске-москыны яңадан эшкәртәләр. Тик экологлар әйтүенчә, полигоннарга елына 175 мең тоннага кадәр кием-салым, чүпрәк-чапрак чыгарыла. Сер түгел, Россиядә тукыманы яңадан эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр чималны, нигездә, Европадан алып кайта иде. Чөнки чүпне сортларга аерып утыру бик күп вакыт һәм кул хезмәте таләп итә. Бу – табыш китерә торган бизнес түгел. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә күбрәк экологияне кайгыртучыларны борчый да инде.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү