Газетага язылу

Исемдә калганнар: «ВТ» коллективы Арча районында сәфәрдә булды

«Арчаларга барам әле, Арча юлы ачылгач», – дип җырлый безнең халык. Ә «ВТ» журналистлары өчен Арча юллары һәрвакыт ачык. Казан артына эш сәфәре белән еш барабыз. Күптән түгел генә газетабыз битләрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан райондагы әзерлек эшләре, Яңа Кырлайда урнашкан музей комплексындагы ремонт барышы турында язма чыккан иде.

Исемдә калганнар: «ВТ» коллективы Арча районында сәфәрдә булды

Эш – эш инде ул: мәгълүмат җыеп, интервью алып, тирә-юньдәге матурлыкны да күреп бетереп булмый, ял турында әйткән дә юк. Редакциядә уйлаштык, сөйләштек тә, коллектив белән җыелып, Арча районына сәфәр чыгарга булдык. Хәер, журналист ул, кая гына барса да, күзәтүдә. Яңа Кырлайда төзекләндерүдән соң ачылган Габдулла Тукай музей-комплексындагы яңалыкларны барлап кайттык.

Яңа караш

Арчага керү юлында безне районның оста гармунчылары, чибәр кызлары милли киемнәрдән тәмле чәкчәк белән каршы алды. Үзеңне кунак дип хис итү, хуҗаларның хөрмәтен тою күңелләрне йомшата. Баллы чәкчәктән авыз иткәч, Яңа Кырлайга юл тоттык. Бу якларга барганда игътибар иткәнегез бармы икән: Арчаның табигате үзгә аның. Әллә Тукайның «Шүрәле»сен укып үскәнгә, юлның ике ягында шаулап үсеп утырган нарат, чыршылар чыннан да гаскәр кеби.

Музей комплексы янына килеп туктауга, безне аның директоры Алинә Мөхәммәтшина каршы алды. Төзекләндерү эшләренең тәмамлануы, 25 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыш тантанасы узу турында шатланып сөйләде. Аны тыңлый-тыңлый, музей ишегалдына узабыз. Безне Тукай шигырьләре буенча эшләнгән сыннар каршы ала, шагыйрьнең шигырьләре яңгырап тора. Танылган рәссам, сынчы Бакый Урманче проекты буенча эшләнгән музей бинасы тыштан да яңартылган, әллә каян елмаеп каршы ала. Музейның эче дә үзенә тартып тора. Урманче эшләгән агач бизәкләр, бүрәнә стеналар, паркет идәннәр – барысы да яңартылган.

Беренче катта дүрт зал урнашкан. Музейга килүчеләргә иң элек ясалма фәһем тарафыннан эшләгән фильм тәкъдим итәләр. Ул «Исемдә калганнар» әсәренә таянып ясалган, русча тәрҗемәсе дә бар. Ясалма фәһемнең мәдәният өлкәсендә файдасы бар шул аның. Тик менә безнең милли үзенчәлекләрне белеп бетермәве генә бераз эчне пошыра. Татарларның киемнәре, көнкүреше, татар авылларының нинди булуын ясалма фәһемгә өйрәтәсе бар әле. Журналист күзенә андый нәрсәләр бик тиз ташлана шул. Күргәнебезне шунда ук җиткердек.

Музей экспонатлары белән безне, бәйнә-бәйнә сөйләп, Гөлшат Сафиуллина таныштырып йөрде. Биредә бар нәрсә дә заманча технологияләргә көйләнгән. Балалар, яшьләр өчен кызык булачак. Тукайның тормыш һәм иҗат юлын инде күп тапкырлар ишеткән кеше дә монда яңадан бер мавыгып тыңлар. Без дә, кызыксынып, шагыйрьнең тулы бер тормыш юлын күзаллап йөрдек. Дүртенче залда Тукай әкиятләре геройлары белән дә балаларны җәлеп итәрлек алымнар кулланганнар. Су анасы да, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Кисекбаш – барысы да биредә. Әкият залыннан чыккач, әлеге әсәрләрне алып укыйсы килерлек.

 Татарга гына кирәк, димә!

Теләүчеләр өчен музейдан чыкканда Сувенирлар кибете бар. Анда Тукай китапларын төрле телләрдә саталар. «Башка милләт кешеләре кызыксынмыйдыр инде, үзебезнең халык белсә дә, рәхмәтле булырбыз», – ди бер журналистыбыз. Экскурсовод Гөлшат Сафиуллина бу фикер белән килешми. «Безгә рус милләтеннән булган ир кеше гаиләсе белән килде. Бала чакта авыр тормышта үскән, монда килергә мөмкинлеге булмаган. Вакыт узгач, менә инде гаиләсе белән балачак хыялын тормышка ашырырга килгән», – диде Гөлшат ханым. Һәм бу бердәнбер мисал түгел.

Музейдан соң юлыбызны биредәге Ия елгасы яры буйлап дәвам итәбез. 3 чакрымга сузылган махсус маршрут буенча Апушны үзенә сыендырган Сәгъди абзый йортына кадәр барырга була. Шәһәр шаукымыннан кайткан кеше өчен бу бигрәк тә сихри урын кебек. Юл читендә безнең балачак үләне – какы да үсә икән. Шуларны өзеп алып, тәмләп ашый-ашый, Сәгъди абзый йортына җиттек. Йортның арткы ягында элек бәрәңге бакчасы булган, хәзер парк. Анда кайчандыр 5–6 яшьлек Тукай да бәрәңге алышкан, апасы Саҗидә ялгыш аның аягын яралаган. Бакчадагы йөзьяшәр нарат агачы, әгәр теле булса, безгә Габдулла турында бик күп сөйләр иде. Сәгъди абзыйның йорты эченә дә кереп чыктык. Татар кешесенең өен күзаллау өчен, биредә үзенә бер уңайлык тудырылган.

Әхмәтхан бай йорты

Күршедә генә тагын бер йорт бар. Бизәкле кәрниз тәрәзәле өй безне шунда ук кызыксындырды. Әхмәтхан бай йорты, диләр аны. Яңа Кырлай халкы бик кадерләп саклый. Ике катлы йортта яшәгән Әхмәтханның ике сыеры, берничә аты, бераз җире була. Бай дип аны авылдан сөрәләр, малларын тартып алалар. Үз хезмәте, тырышлыгы белән яшәгән урта хәлле авыл кешесе шулай итеп Урал якларына куыла. Авылга кире әйләнеп кайтмый ул. 1950 нче елларда туган нигезен сагыныптыр инде, бер кайтып китә һәм Яңа Кырлай авылы зиратын койма белән әйләндереп алырга акча калдыра. Бу нигездә озак еллар колхоз идарәсе, аннары китапханә була. Әхмәтхан бай йорты хәзер кеше язмышының бер шаһиты булып, хуҗаларын сагынып моңсу гына тора.

«150 еллыкка әзерләнәбез»

Арча халкы үз шәхесләре белән горурлана белә. Тукай исемен мәңгеләштерү өчен хәлдән килгәнчә тырышалар һәм бу аларның эшләрендә чагыла. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, журналистлар килгәнен белгәч, кырык эшен кырык якка ташлап булса да, безнең белән күрешергә вакыт тапты. «Без инде хәзер Тукаебызның 150 еллыгына әзерләнә башладык», – диде ул, алдагы планнары белән бүлешеп. Димәк, сәфәрләр һәм очрашулар тагын булачак әле. Ә без, Арча районында күргәннәрдән канәгать булып, зур рәхмәтебезне әйтеп, рухланып кайтыр юлга кузгалдык.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре