Казан аэропортында иминлек чаралары көчәйтелгән. Шул сәбәпле пассажирлардан алданрак килүләрен сорыйлар. Кисәтү аэропорт сайтына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.
“Хөрмәтле пассажирлар, килеп туган хәлне исәпкә алып, өстәмә иминлек чараларын күрү, шул исәптән аэропортка керүчеләргә контрольлекне көчәйтү турында карар ителде. Көчәйтелгән иминлек чараларын аңлап, аэропортка алданрак килүегезне сорыйбыз”, – диелгән хәбәрдә.
Аэропортта белдерелгәнчә, күрелгән чаралар очкычлар расписаниесенә йогынты ясамый. Пассажирлар һәм самолетларга тиешенчә хезмәт күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез: 2 апрельдә иртән Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә, дроннар НАТО илләре җиһазлары белән тәэмин ителгән.