Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме турында: «Аллаһының, уяныгыз, дип кисәтүедер»

Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме, республика үзен сакларга, Россиянең энергетика куәтләре бик ышанычлы итеп төзелергә тиеш, дигәнрәк кисәтү булырга мөмкин. Бик тиз сафтан чыгарып була торган тармак бу чөнки. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара энергетика форумында шул хакта белдерде.

“Проблемалар булырга мөмкин, дип сөйләүләребез хак булып чыкты. Ураза аенда Аллаһы безне, уяныгыз, үзегездән башка сезне беркем дә сакламаячак, дип кисәткәндәй булды. Ракета һөҗүменә каршы саклану системасы үз бурычларын үти, без исә һәр предприятиене, һәр участок, һәр муниципалитетны үз көчебез белән сакларга тиеш. Бу мәсьәләләргә бик зур игътибар кирәк”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез: кичә иртән дроннар тәүге тапкыр Татарстанны һөҗүмгә тотты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Түбән Кама һәм Алабуга предприятиеләренә һөҗүм ясалды. Аларның эшенә өзеклек килмәгән, җитди җимерелүләр юк. Алабугада “Алабуга Политех” көллиятенең 14 студенты (9 илдән килеп укучы) зыян күргән.

Астыртын һөҗүм. Куркыту һәм коткы тарату өчен махсус эшләнде


Фикер өстәү