Рөстәм Миңнеханов: «Без яңа җиңүләрегезне көтәбез, сезгә бар яклап ярдәм итәчәкбез»

Башкаладагы 6 нчы гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Булат Нургалиев киләчәктә кайсы тармакта эшләячәген яхшы белә. Пилотсыз авиацияне үз итә ул. Кызыксынып кына калмый, дроннар җыю белән дә мавыга. Аларның беренчесен 11 яшендә үк ясаган ул. Хәзер аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та белә.

Быел Булат пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышта катнашып, югары күрсәткечләргә дә ирешкән. Әлеге ярыш «Архипелаг-2023» проект-белем бирү интенсивы кысасында үткәрелде. Булат анда иң яшь пилотсыз очу аппараты операторы дип табылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында бәйгедә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

– Мин пилотсыз авиация системаларын куллану буенча компетенциядә катнаштым. Бу – бүгенге хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган иң катлаулы юнәлешләрнең берсе. Миңа инде хәзердән үк төрле федераль оешмалардан хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр килә. Әмма минем киләчәк планнарым Татарстанга бәйле, – ди Булат.

Пилотсыз авиация буенча ярышлар 28 июльдән 7 августка кадәр Новосибирск шәһәрендә узды. Анда 85 төбәктән 1,6 мең кеше катнашкан. Татарстан данын исә 14 укучы һәм студент яклады. Алар 22 дисциплина буенча 13 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза медаль яулады.

Рөстәм Миңнеханов җиңүче егет-кызлар белән очрашуда Татарстан командасының чыгышын югары бәяләде.

– Без сезнең уңышларыгызга чын күңелдән шатланабыз. Һәр медаль җитди көндәшлек шартларында алынган. 85 төбәктән 1,6 меңнән артык катнашучы, көчле командалар булган. Шуңа карамастан, сез бик лаеклы чыгыш ясадыгыз. Без яңа җиңүләрегезне көтәбез, сезгә бар яклап ярдәм итәчәкбез, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүен дә билгеләп үтте.

– Роберт Уразовка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул ярыш һәм һөнәри компетенцияләр ягыннан безнең республикага бик нык ярдәм итте. Без бергәләп Ворлдскиллс юнәлешен үзләштердек һәм 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча иң яхшы дөнья чемпионатын үткәрдек. Миңа калса, сезнең җиңүегездә Ворлдскиллс барышында алынган белем-күнекмәләрнең дә өлеше зур. Без бу эшне системалы рәвештә дәвам итәргә тиеш, – диде Татарстан Рәисе.

Роберт Уразов, үз чиратында, пилотсыз авиация буенча ярышларның ел саен үткәреләчәген хәбәр итте.

– Бүген бу – илдә дә, дөньяда да иң тиз үсә торган тармак. Ярышлар барышында сез бик файдалы тәҗрибә алуыгызга ышанам. Пилотсыз авиация өлкәсендә эшләү бүген иң өметлесе санала. Ул күктә генә түгел, ә программалаштыру, яңа материаллар – киләчәк икътисадын булдырачак барлык нәрсәләр буенча күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә, – диде Роберт Уразов.


Фикер өстәү