Кырымның да үз «Казан»ы булды

Кырымның хәзер үз Казаны бар. Бүген биредәге Форос бистәсендә яңартылган клуб белән «Казан» скверы ачылды. Төзү, яңарту эшләре Татарстан ярдәме белән башкарылган. Бистә халкының шатлыгын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты.

«Казан скверы» республика балалары ял итә торган «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге янәшәсендә урнашкан. Анда заманча спорт мәйданчыклары, ял зоналары урын алган. Яңа скверда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә тиешле шартлар тудырылган.

Төзекләндерелгән клуб бинасы да бистә халкының иң яраткан урыннарының берсенә әверелер дип көтелә. Биредә түгәрәкләр эшләячәк. Моннан тыш монда күпсанлы мәдәни чаралар, мастер-класслар да уздырырга җыеналар. Клуб заманча техника белән җиһазландырылган.

Бу эшләрнең барысы да Татарстан ярдәме белән башкарылган. 2021 елда Ялта шәһәре администрациясе башлыгы Янина Павленко, төзекләндерү эшләренә ярдәм итүне сорап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Әле кайчан гына хыялда булган эшләр шул рәвешле ике ел эчендә чынбарлыкка әверелгән.

Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга килгән Рөстәм Миңнеханов Форосның алга таба да чәчәк атуын теләде.

– Сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Биредә бик яхшы комплекс, матур сквер пәйда булды. Монда бар да бик яхшы оештырылган. Бу җир безгә бик якын. Монда ял итүчеләр арасында Татарстаннан килүчеләр дә байтак. Хәерле сәгатьтә! Форос алга таба да чәчәк атсын! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка, клуб һәм скверны яңартуга көче кергән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Рөстәм Нургали улына һәм аның командасына, Татарстанга шундый зур эш башкарганнары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Кырым язының беренче көннәреннән үк ике төбәк арасында туганнарча мөнәсәбәт урнашты һәм бу уртак эшләрдә дә чагыла, – диде Сергей Аксенов.

Кырым башлыгының сүзләрен Янина Павленко да куәтләде. Рәхмәт сүзләре җиткергәндә, Кырым белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту кысасында Казан белән Ялта шәһәрләре арасында да хезмәттәшлек турында килешү имзалануын телгә алды ул.

– Без үзебезнең скверны «Казан» дип атадык, хәзер Казанда «Форос» скверы ачылуын көтәбез инде, – диде Янина Павленко.

 


Фикер өстәү