Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Сергиев Посадтагы шартлау сәбәпле, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Сергиев Посадтагы фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстан халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашам. Кайгырабыз, һәлак булган кешеләрнең гаиләләренең югалту ачысын бүлешәбез, аларга теләктәшлек сүзләрен тапшыруны сорыйбыз. Язмышы әле дә билгесез булган якыннары өчен борчылган кешеләрнең барысына да ныклык, гадәттән тыш хәл аркасында зыяны күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телибез”, – диелә телеграммада.

9 августта Сергиев Посадтагы оптика-механика заводы территориясендә урнашкан пиротехника складында шартлау булды. Бер кеше һәлак булды, мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, 12 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Дистәләгән кеше зыян күрде.


Фикер өстәү