Шартлауда кешеләр үлеме сәбәпле, Миңнеханов Дагыстан башлыгына кайгы уртаклашу белдерде

Махачкалада АЗС шартлавы аркасында кешеләрнең һәлак булуы һәм яралануы сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дагыстан башлыгы Сергей Меликовка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Татарстанда Махачкала читендәге автоягулык станциясендә шартлау нәтиҗәсендә күпсанлы кеше корбаннары турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттеләр. Республикада яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән иң якын һәм кадерле кешеләрен утта югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашам», — дигән Рөстәм Миңнеханов.

«Тугандаш Дагыстан халкы белән бу фаҗига кайгысын уртаклашабыз, кайгы килгән гаиләләргә нык булырга, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгырга һәм тернәкләнергә телибез», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

 


Фикер өстәү