Рөстәм Миңнеханов Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белән очрашты

 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белән очрашты. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева,  мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узган чарада мәгариф системасын үстерү,  уку йортлары эшчәнлеген камилләштерү, квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Кравцов Казанга эшлекле  сәфәре кысасында башкаладагы “Адымнар” күптелле комплексы, шулай ук башка  мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән дә танышты. Россия Мәгариф һәм Үзбәкстанның мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү министрлыкларының башкалада узган “ПРОдиолог” семинар-киңәшмәсендә дә катнашты. Анда белем һәм тәрбия юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу, иң уңышлы проектлар, иң яхшы белгечләр белән танышу каралган.


Фикер өстәү