Минтимер Шәймиев: Күптелле мәктәпләр ачу — дөньяда конкурентлыкка сәләтле булу юлы

Күптелле белем бирү комплексларын булдыру — хәзерге дөньяда конкурентлыкка сәләтле булу юлы. Бу хакта журналистларга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

«Бу эшкә без алындык. Һәм бу тәҗрибәне, барыннан да элек, республикада арттырырга кирәк булачак. Без үзебез өчен беренче алты комплексны билгеләдек. Аларны булдыру графигы төзелде. Бу яхшы башлангыч», — диде республиканың беренче Президенты.

Минтимер Шәймиев мәгариф системасы «дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыра», дип искәртте. «Без шундый булырга тиеш», — дип өстәде ул.

Сәясәтче искәрткәнчә, Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгән. «Хәзер белем бирү стандартларын эшләп бетерү бара. Үзгәртелгән Конституциядә Россия туган телләрне үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыра, дип язылган. Яңа стандартлар эшләгәндә моны исәпкә алырга кирәк», — дип искәртте ул.

Казанда беренче «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексы 1сентябрьдә ачылды. Моннан тыш, Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбе ачылды.

Татарстанда 2024 елда барлыгы алты күптелле белем бирү комплексы барлыкка киләчәк. Аларның икесе — Казанда, берәр — Алабугада, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк.

«Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проектын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлап җибәрде.

Кичә Казан күптелле белем бирү комплексында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.


Фикер өстәү