Көзге Сабан туе узачак

Омск өлкәсендә көзге Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдә һәм дөньяда эпидемиологик хәл аркасында, Сабантуй бәйрәмен уздырып булмады, анда авылдашлар, сыйныфташлар, дуслар һәм туганнар җыела иде. Көз — нәтиҗәләр ясау, үткәннәрне искә алу өчен менә дигән вакыт. Шуңа күрә Омск өлкәсендә татар халкының Сабантуй бәйрәменә багышланган чараны онлайн режимында үткәрергә булганнар, диелә хәбәрдә.

«Без конкурслар уздырачакбыз, яраткан коллективларның һәм башкаручыларның концерт программасын күрсәтәчәкбез, котлаулар кабул итәбез. Чара программасында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен гариза тутырырга һәм аны безгә җибәрергә кирәк», диелә оештыручылар хәбәрендә.


Фикер өстәү