Зилә Вәлиева Минтимер Шәймиев турында: «Ул бер вакытта да, боларга яки тегеләргә ярыйм, дип яшәми»

«Ул бер вакытта да, боларга яки тегеләргә ярыйм, дип яшәми. Берәүгә дә рәхмәт әйтмичә китәргә яратмый». Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Беренче Президентны әнә шулай дип бәяләде. Аның белән Минтимер Шәймиевнең республика күтәрелешенә керткән өлеше турында сөйләштек, матур хатирәләрне барладык.

– Зилә Рәхимҗановна, Минтимер Шәймиев республика һәм ил өчен катлаулы елларда идарә итте. Бу чорда сәясәтне алып бару өчен зирәклек тә кирәк иде. Уңышларның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Чыннан да, җимерелгән өметләр, артта калган төбәкләр  булды бу елларда. Бездә дә җиңел булмады, кайнар вакыт иде. Эшкә барганда һәм кайтканда Ирек мәйданында һәрвакыт халык белән күбрәк митингларда аралаша идек. Хакимияткә зур таләпләр куелды. Бер яктан, еллар буе көтелгәннәргә ирешергә омтылу, икенче яктан, шуннан файдаланып, сәясәтне куертучылар да булды. Кайсысын күбрәк ишетергә, кайсын тыңларга? Бу бер дә җиңел түгел.

Минтимер Шәрипович ниндидер карар кабул иткәндә, төрле тармактагы белгечләр белән фикерләшеп, аларны тыңлап үз карашын формалаштыра. Ул бервакытта да, боларга яки тегеләргә ярыйм, дип яшәми. Республиканың уңышын алыйкмы, тарихи һәйкәлләрне яңарту, Кама аркылы күпер салу, илдә булмаган өр-яңа мәктәпләр төзү кебек зур проектлармы, четерекле 90 нчы елларда халыкны югалтмыйча алып чыгу булсынмы – барысы да Минтимер Шәймиев эшчәнлегенә бәйле. Аны бүген Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә таныйлар.

Сәясәт үзгәрми тормый. Монда бердәнбер бурыч – халыкны яклап, тыныч тормышка, алга алып бару. Бер караганда, традицияләрне саклап, икенчедән, яңалыкларга да ачык кеше ул Минтимер Шәрип улы. Аның нинди масштаблы шәхес булуын алып барган сәясәте күрсәтә.

– Җитәкчеләрнең төрлесе була, шул ук вакытта халык белән дә, югарыдагылар белән дә уртак тел табуны һәркем дә булдыра алмый…

– Ни өчен ул төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән уртак телне тиз таба? Бәлкем, безгә генә шулай җиңел тоелгандыр. Аның өчен инандыру көче кирәк. Халык фикерен туплап, ниндидер көч тә, нигез дә бирә иде. Ул – сөйләшүләрдә кыю, зирәк кеше. Һәрнәрсәне тирәннән белә, өйрәнә. Вазгыять шундый: без дә җиңел генә эшлик әле, дия торганнардан түгел. Бәхәсле мәсьәләләр килеп чыкса, шау-шу күтәрмичә, тыныч кына, әмма ышанычлы итеп, ахырда үз фикерен исбатлый торган иде. Ышанычлы дәлилгә таянган кешене һәрвакыт тыңларга туры килә.

Минтимер Шәрип улы – мәдәният мәсьәләләрендә минем өчен дә, ил һәм дөнья күләмендәге зур шәхесләр өчен дә зур авторитет. «Эрмитаж» директоры, атаклы галим Михаил Пиотровский кебек акыл ияләре, сәнгать йолдызлары безнең Беренче Президентыбыз белән хезмәттәшлек итеп, зур проектларга капка ачтылар. Театр, сынлы сәнгать, рухи тормыш, тарих темалары белән кызыксынуы аңа зур сәясәтчеләр, талантлы шәхесләр белән эш йөртергә ярдәм итте. Нәтиҗәсе Татарстан файдасына булды, әлбәттә.

Сәясәттә вакытында эшләнгән эшнең масштабы үзеннән-үзе арта. Кремльгә кергәч, анда Кол Шәриф мәчете мәңге торган кебек. Әле берничә ел элек кенә ул юк иде. Анысы да Минтимер Шәймиев белән бәйле. Һәйкәлләрне халыкара дәрәҗәгә чыгару, ЮНЕСКОга кертү – бу карап торышка гына җиңел кебек. Чынлыкта ул күпме эш таләп итә.

2008 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышын Болгарда уздырдык. Истәлекле ел иде ул. Болгарда һәйкәлләр корыла, әмма акча юк дип, Хөкүмәт җыелышы җыйган идек. Мин ул вакытта – вице-премьер, мәдәният министры. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр Болгарга республика бюджетыннан 13 миллион сум акча бүлеп бирде. Башта бу бик зур сумма кебек күренде. Спас районының ул вакыттагы башлыгы Камил Нугаевның кош тоткан кебек сөенгәнен хәтерлим. Аңа кадәр федераль бюджеттан ел саен  2–3 миллион бирелә иде. Ул бары кайбер объектларның кар-яңгыр астында таркалуын киметү өчен генә җитте.

Боз кузгалу кебек булды бу. Без үзебезне хәллерәк хис иткәч, Болгарда утырыш уздырдык. Музей уртасында, һәйкәлләр арасында махсус чатыр кордык. Җилле көн, чатыр селкенә. Утырыш үткәннән соң, Минтимер Шәрипович, чыгып, җилгә каршы басты да: «Димәк, вакыт җитте» – диде. Соңрак «Яңарыш» фонды  эшчәнлеге бу эшнең никадәр зур колачлы икәнлеген күрсәтте.

Минимер Шәрип улы дәүләт эшлеклесе, шәхес буларак та ничә еллар ихлас күңелдән Зөя, Болгар дип яшәде. Команда туплау – зур эш. КамАЗ директорымы, Мәскәүдән Алишер Усмановмы, башка химаячеләрме – Россиядән, хәтта чит илдән дә белгечләр катнашты. Боларның берсе дә үзе генә барлыкка килми. Барысына сүз дә, килешү дә кирәк.

Минтимер Шәриповичның бер сүзен еш искә төшерәм. Бервакыт ике Президент арасында утырырга туры килде. Берсе – Минтимер Шәймиев, икенчесе – Мортаза Рәхимов. Зур объектны халыкка тапшыргач, бәйрәмчә узган митингта бер апа: «Колонка эшләми, сары су килә», – дип, Рәхимовның кәефен төшергән. «Эшлисең, эшлисең, рәхмәт ишетү юк», – ди. «Әй, Мортаза, ничә еллар эшлисең, әле һаман да аңламадыңмыни? Без бит аны кемнәндер рәхмәт ишетү өчен түгел, башкача мөмкин булганга эшлибез», – диде Минтимер Шәрипович.

Дөрес, рәхмәте дә соңрак була аның. Әмма башта беренче адымнарны кыенлык аша үтәргә туры килә. Метро төзергә тотынганда, нинди генә зарлы хатлар килмәде. Казанны җимерәсез, кемгә кирәк ул, безгә җир асты түгел, җир өсте транспорты кирәк… Хәзер башкаланы метросыз күз алдына китереп буламы? Ул төзелмәсә, нинди генә транспорт кыенлыклары килеп чыкмас иде. Вакытында эшләнгән эш башка зур проектларга да юл ача. Хәзер Мәскәү трассасын төзисе бар.

– Минтимер Шәймиевнең иң зур казанышы нәрсә дип уйлыйсыз?

– Ул чорда бик күп эшләр башкарылды. Иң зурысы – бүгенге республиканың яшәеше, минемчә. Үз эшен дәвам иттерердәй шәхесләр тәрбияләде. Гамәлдәге Президент Рөстәм Миңнехановны үстерде, республикада эшли торган команда туплады.

«Тузган торак» программасына аерым тукталасы килә. Ул вакытта канунга туры килмәгән, ягъни предприятиеләрдән бер процент керемнәрен туплау шарты куйган иде. Салым законы безнеке түгел, федерация вәкаләтендә, диючеләр дә булды. Моның өчен җәза бирелергә дә мөмкин. Минтимер Шәймиев шул вакытта: «Тузган тораклардан кешеләрне чыгару өчен төрмәдә утырырга да әзер», – дип әйткән иде. Нәтиҗәдә йөз меңнәрчә кеше яңа фатирларга күченде. Ул чакта республика төрле программаларны тормышка ашыру буенча беренче булса, хәзер дә шулай.

Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакировна арабызда юк инде. Беренче Президентның уңышлары өчен без аңа да рәхмәтле. Тирән күңелен аңлый, аңа терәк була белде, кешеләргә карата җылы карашны сакларга ярдәм итте. Ничә ел эшләр эшләп, ачуы чыккан вакытны бер мәртәбә генә күрдем. Анда да сәбәбе бар иде.

Минтимер Шәрипович Сәкинәсе турында сөйләгәндә иң нәзакәтле сүзләрне куллана иде, бүләк сайлаганда да бик игътибарлы булды. Юбилейларның берсендә Сәкинә Шакировна: «Иии, минем Минтимер белән 50 генә түгел, 150 ел да торып була», – дигән иде. Бу – гаиләдә зур тормыш үрнәге булып тора.

–  Күңелегездә Минтимер Шәймиев турында тагын нинди җылы хатирәләр саклана?

– Эшли башланган чак иде. Рәсми чарадан соң зур кунакларны Идел буенда чәй эчәргә чакырып, табигатьне күрсәтергә киттек. Бер чатырда кызлар сыйлар әзерләгән. Чәй эчтек тә китәргә җыенабыз. Шуннан Минтимер Шәрипович район башлыгына: «Кызларны чакыр, рәхмәт әйтәсе бар», – ди. «Юк, кызлар чыкмыйлар, читенсенәләр», – ди башлык. Бер заман Президент, рәхмәт әйтмичә китә алмыйм дип, табынны әзерләүчеләр янына үзе кереп бара. Беркайчан да кешенең хезмәтен бәяләмичә китми ул. Безне дә кече күңелле булырга, эштә вак-төяк юк, дип өйрәтте. Бервакыт Фатих Сибагатуллин министр булып эшләгәндә, беренче тапкыр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлап опера театрына җыйдылар. Ул вакытта мин журналист идем әле. Мул уңыш җыелган ел. Минтимер Шәрип улы сәхнәгә чыгучыларны белеп тора, алар белән аралаша. Мин ул чакта аның хәтере шундый булуына шаккаткан идем. Юк, ул хәтердән генә түгел, күңелдән дә тора. Минтимер Шәймиев кеше белән күзгә-күз карап сөйләшә, аны тыңлый белә. Сыер савучымы, комбайнчымы, рәссаммы, табибмы… – эше белән дан казанган хезмәт ияләрен хөрмәт итә. Уникаль хәтеренең хикмәте шунда дип беләм.

Һәркем  Минтимер Шәймиевне үзенчә кабул итә. Күпчелек, хөрмәт итеп, «Бабай» дип атый аны. Ул рәхмәт ишетер өчен эшләмәде. Әмма үзе рәхмәт әйтергә онытмады.  Изге эшләр кешенең үзенә әйләнеп кайта ул.

                                                                                  Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү