Ир-ат полициягә килеп 4 ел элек кылган җинаять турында сөйләгән – ул туганын үтергән

Уфада яшәүче 48 яшьлек ир-ат полициягә килеп дүрт ел элек иптәшен үтерүе хакында сөйләгән, дип хәбәр итә тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2017 елның 30 нчы октябре төнендә ир 32 яшьлек туганнан туган энесе белән талаша, чөнки тегесе өенә наркотиклар кулланган хәлдә кайткан була. Талаш сугышуга күчә, ә абыйсы туганының муенына берничә такпыр пычак белән кадый. Егет шунда  ук үлә.

Шуннан соң ир-ат мәетне базга яшерә һәм аны шунда саклый. Мәрхүмнең югалуы турында беркем дә белмәгән, чөнки егет башка туганнары белән аралашмаган.


Фикер өстәү