80 яшьлек бабай 40 ел элеккеге хыянәте өчен әбине үтергән

Красноярск шәһәрендә 80 яшьлек бабай 77 яшьлек хатынын вәхшиләрчә үтергән, дип шикләнәләр. Барысына да көнчелек гаепле. Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия буенча тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бабай әбине үтерүдә гаебен таныган инде. Бу турыда «Комсомольская правда»га сылтама белән «Интертат» яза.

Ведомство белешмәсе буенча, өлкән яшьтәге ир белән хатын читтән караганда үрнәк гаилә булып тоела. Тик ир белән хатын еш кына талаша, шул исәптән көнчелек аркасына да. Гадәттә гаилә башлыгы хатынын көнли. Ул хатынына кул да күтәрергә мөмкин, диләр. Хатын иреннән берничә тапкыр зарлана. Шулай да ир белән хатын 40 елдан артык бергә гомер итә.

Ир гомер буе хатынының хыянәте турында уйлап яши. Ул кайчандыр хатынын күрше ир-атка көнли. Инде күрше үлгәнгә дә 10 ел узган. Ләкин көнче ир-ат уен ташлый алмый, гел шул турыда талаш чыгарып тора.

7 ноябрьдә фатирда хатынның мәетен табалар. Күршеләре сүзләренчә, башта хатын-кыз кычкырган тавыш ишетелә, ләкин алар өйгә керә алмый. Аннары хуҗа ир-ат фатирдан чыккач, идәндә кан эчендә яткан хатынны күреп алалар.

Тикшерү версиясе буенча, төнлә әби белән бабай тагын көнчелек аркасында талаша. Бабай пычак ала һәм хатынының күкрәгенә берничә тапкыр кадый. Әби урында ук үлә.

Хәзер ир-ат кулга алынган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү