Татарстанда ир-ат иптәшен үтереп бала коляскасында чокырга илтеп ташлаган

Яшел Үзәндә коточкыч фаҗига булган. Бер ир-ат танышын үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып чокырга илтеп ташлаган. Бу хакта тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Июль уртасында Яшел Үзәндә күп санлы пычак белән ясалган яралары булган ир-ат мәете табылган. Мәрхүмнең кем булуын ачыклаганнар. Ул быелның февраль аенда хәбәрсез югалган 38 яшьлек кеше булып чыккан.

Җинаятьтә шикләнелгән 37 яшьлек хатынны да кулга алганнар. Ул февраль аенда ике ир-атның аның фатирында кәеф-сафа корып утырулары хакында сөйли. Ир-атлар арасында низаг чыккач, 47 яшьлек ир-ат иптәшенә берничә тапкыр пычак белән кадый, тегесе шуннан ук җан бирә. Мәетне капчык белән балалар коляскасына салып чокырга илтеп ата. Әлеге хәлнең шаһите булган хатын-кызга да үтерү белән яный.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү