Чаллыда хезмәттәшен үтергән һәм аның бармагын кисеп алган кешене кулга алганнар

Тикшерү комитеты Чаллыда яшәүче 48 яшьлек ир-атка кеше үтерүдә гаеп белдергән. 10 апрель кичендә ул үзенең 26 яшьлек хезмәттәшенә шалтыраткан һәм очрашырга тәкъдим иткән. Очрашу вакытында ир-ат аннан бурычка акча сорый. Моңа кадәр аның танышы автомобиль саткан булган, дип белдерә тикшерүчеләр.

Егет ир-атка акча бирүдән баш тарта, шуннан соң алар икесе дә җәяү өйләренә китә. Вахитов боҗрасы тирәсендә алар арасында конфликт чыга һәм ир-ат егеткә пычак белән кадый. Мәетне яшерә, телефонын «ачу» өчен мәетнең бармагын кисеп ала.

Икенче көнне ул һәлак булган кеше исеменнән эшкә чыкмаячагы хакында яза, аннары телефон аша егетнең счетыннан 37 мең сум акчасын күчерә.

12 апрельдә мәетне Горзеленхоз эшчеләре табып ала, ә 16 апрельдә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелүчене тоткарлый. Ул җинаять кылуга катнашы барлыгын таный.

Чаллы судыннан хәбәр итүләренчә, алдагы көнне тоткарланучыга чик кую чарасын сайлаганнар. Элегрәк ир-ат җинаять җаваплылыгына тартылган, ул вакытта да аеруча авыр җинаять өчен хөкем ителгән булган. Нәтиҗәдә, суд гаепләнүчене кулга алырга карар кыла. СИЗОда ул бу елның 12 июненә кадәр булачак.

 


Фикер өстәү