Хатынга – турагыч, оныкларга – баллы мамык

Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче Данил абый Әхмәтҗановны “уйлап табучы” дип йөртәләр.  Кайда гына эшкә урнашса да,  кул хезмәтен җиңеләйтү өчен  төрле агрегатлар ясый ул. Өендәге кабак, кырлыган (иван чәй) турагыч, иттарткыч, мамык  ясаучы җайланма да – аның хезмәте. Техник белеме булмаса да, башына килгән идеяне тормышка ашырмыйча калганы юк әле.

Үрнәк училищесында тракторчы–слесарь белгечлегенә укыган егеткә кайларда гына эшләргә туры килмәгән.  Башта  авылда 15 еллап техника иярләгән.  Колхоз бетеп, җирләрне инвестор алгач,  тракторчыдан склад мөдиренә күчкән. Аннан Наласа якларында – инженер, “Кырлай” агрофирмасында – бәрәңге үстерүче.  Эшсез торган чагында авыл халкының  машиналарын  ремонтлаган. Бүген Иске Иябаш авылында  рапс май заводында хезмәт куя.

–Техникага кечкенәдән үк тартылдым. Мәктәптә укыганда,  тракторчы  бертуган Нургали абый  янында кайнаштым.  Мине әле ачкыч, әле шөреп  артыннан йөгертә иде. Аннан үзем дә  трактор йөртергә өйрәндем, –ди Данил Әхмәтҗанов.

Зөлфирә Шәйдуллинадан телеңне йотарлык җимеш бәлеше РЕЦЕПТЫ

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, авыр хезмәтне җиңеләйтү  турында уйлаган вакытлары аз булмый аның. Шул ук вакытта терлекләргә дә файдасы булсын дип тырыша. Иске Иябаш авылы амбарында эшләгәндә, бозауларга арпа, солыны издереп ашата торган станок ясый. “Изелмәгән солы ашказанында эшкәртелеп бетми, ә  бу җайланма ярдәмендә күпме  бозауларны көр итеп  үстердек, –ди ул беренче хезмәт җимеше турында. –  Тагын бер станогым чи ашлыкны пешереп чыгара иде. Температура хәтта 150 градуска кадәр җитә. Берзаман рапс маен  ягулыкка кушып куллану турында сүз чыкты. Әлеге культураның жмыхын  хайваннарга ашаталар, ә маен тапшыра алмыйча, кай куярга белмиләр. Түгәсе килми, әрәм була бит.  Менә шул вакытта  маен чистарту өчен махсус  җайланма эшләдем. Майны горючийга куша идек. Идеяләр уйламаганда туа. Колхозда кәбестә утырттык. Уңышын машинага ыргыту уңайсыз. Аны җыя торган транспортер  булдырдык”.

Эштә генә түгел, Данил абый  гаилә тормышына җиңеллек өстәүче. Инстаграмда “Авыл апасы” буларак танылган блогер Фәйрүзә Әхмәтҗанованың ире булып чыкты ул. Блогерның төрле үләннәр җыярга әвәс икәнен беләбез. Ул йә күркә вареньесы ясый, йә урманнан кырлыган җыя. Чын –табигать баласы. Кочак–кочак үлән күтәреп кайтуына  ире дә күз йома алмый. Әнә бер елны күп итеп иван чәй җыеп кайткан. “Бөтен дөньяның кырлыган дип шаулаган чагы. Янәсе, чәй бик күп төрле авырудан дәва.  Фәйрүзә аны пычак белән дә турап карады, иттарткычтан да  чыгара алмыйча азапланды. Шулвакыт  әлеге чәй әзерләү өчен  турагыч ясап бирдем. Аны алып кайтабыз да, яфрагын юып, гранул кебек чыгарабыз. Өстенә әйбер бастырып торабыз, аннан киптерәбез”, –ди булдыклы ир.

Узган ел кабактан уңганнар. Биш сутыйдан   бер “Газель”  машинасы уңыш алганнар. Моның кадәр кабакны нишләтеп бетерергә кирәк?! Мал–туарга турап ашатсаң, кулың калмас. Аптырагач, Данил абый кабак турагыч ясаган. Кабакны күз ачып йомаганчы, ваклап бирә икән.  Әле бу көннәрдә  гаилә башлыгы  гадәти иттарткычны  электрныкы  итеп үзгәрткән.  Анысын да сарайга урнаштырган.  Дөрес, әле итне чыгарып карамаганнар. Әмма файдасы тияр дип өметләнәләр.

Ачы торма  бронхитны дәвалый

Оныкларын да сөендерә белә торган бабай булып чыкты әле ул.  Шәһәрдән кайтучы оныкларын  баллы мамык белән сыйлый. Кибеттән сатып  алып түгел, үзе әзерләп. Җайланма өчен пластмасс табак, газ балоны һәм вак-төяк детальләр кирәк булган. Бер уч шикәр комыннан  зур мамык чыга. Оныклары кайтыр алдыннан тизрәк станокны кабыза. Кыскасы, балалар мәхәббәтен яулый белә. Идея ничек башына килгәнен үзе дә  әйтә алмый, тик сабыйларны сөендерү теләге көчле булган, күрәсең.

Гомумән, җайланма өчен кул астында булган  тимер–томырдан файдалана.  Электр моторы, газ балоны…. Башка кирәк-яракны сатып ала.

– Идея ничек туа соң? –дип сорыйбыз кулибиннан.

– Авыл җирендә хәзер әллә ни эш юк бит. Кышын  мал  карап кергәч, буш вакыт күп.  Диванда гына  телевизор карап ятып булмый. Менә шул чакта  нәрсәдер майтарып куям. Вакытны уздыру өчен бик әйбәт. Хыялланып  утырган юк, кайчак интернеттан караштыргалыйм. Теләк булса, барын да эшләргә мөмкин. Мәктәптә физиканы өйрәнүнең дә файдасы тия, –ди Данил Әхмәтҗанов.

Кушаматлары котыр икән. Юлга кузгалганда, Фәйрүзә апа шулай дип пышылдады.  Нәселләре бик  тырыш аларның, котырып эшлиләр дип мактады. Бәлкем, Данил абыйда   идеяләр дә  шундый  каударланган чакта туадыр. Чиратта – нинди техника? Монысын тормыш  үзе күрсәтер. Нәрсә кирәк, шуны җәһәт кенә ясап бирер. Иренми бит ул.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү