Гүзәл Удачина: «Эшебез күп булачак. Һәм аны исеме түгел, ә нәтиҗәсе булсын өчен башкарырга кирәк»

«Эшебез күп булачак. Һәм аны исеме түгел, ә нәтиҗәсе булсын өчен башкарырга кирәк», – ди «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина. Аның белән оешмага кемнәр ни өмет итеп килүе һәм аларга нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләштек.

– Гүзәл Любисовна, фонд филиалы әле 1 июньдә генә эшли башлады. Күп вакыт узмады, шулай да, ниләр эшләргә өлгердегез?

– Безнең фонд – Россиядәге иң яшь федераль структура. 1 июньдә аның филиаллары илнең барлык төбәкләрендә эшли башлады. Төп бурычыбыз – махсус хәрби операция ветераннары һәм анда һәлак булган сугышчыларның якыннарына ярдәм күрсәтү. Әнә шул категориягә кергән кешеләргә адреслы, ягъни һәрберсенә аерым игътибар бирелә. Һәрберсенә аерым социаль координатор билгеләнә. Аларга ярдәм итү өчен махсус программа әзерләнә. Бер тапкыр булыштык та, шуның белән бетте дигән сүз түгел. Авырлыклар килеп чыга икән, без һәрвакыт янәшәдә, элемтәдә торабыз. Алар, үзләре килеп, ярдәм сораганны көтеп утырмыйбыз. Социаль координаторлар, үзләре барып, кешенең хәлен белешә.

Моңа кадәр мондый оешма юк иде. Ә Әфган сугышын кичкән, Чечняда булган егетләрнең кайткач нинди авырлыклар аша узганын беләбез. Бу фондны оештырганда монысы да исәпкә алынгандыр дип уйлыйм. Яңа эш. Тиз арада яңа алымнар уйлап табарга, кайчак эш рәвешен үзгәртергә туры килә. Ә командабыз моңа сәләтле. Кешеләргә нәрсә кирәклеген белергә кирәк. Без менә бер нәрсә уйлыйбыз, аларны исә бөтенләй башка нәрсә борчырга мөмкин. Гаиләләр, әйтик, һәлак булган якыннарының онытылмавын тели. Монысы да – безнең бурыч.

– Күбрәк кемнәр һәм нинди сораулар белән киләләр?

– Төп ике категорияне әйттем инде. Ә эшли башлагач, безгә күбрәк хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары килгәне ачыкланды. Ялга яки сәламәтлеген ныгытырга кайткан егетләрнең гозерләре бар. Берсен дә кире бормыйбыз. Сораулары да төрле. Тиз арада аларга ярдәм итү чараларын табарга туры килә. Беркем дә 30 көн вакыт бирми. Ялга кайткан егетләрнең ул кадәр вакыты да юк. Әйтик, аларның тиз арада хастаханәгә барып, сәламәтлеген ныгытасы, акча түләүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Сүз уңаеннан, ветеран булсынмы ул, әллә хәзерге вакытта катнашучымы – Татарстанда аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтү җайга салынган.

Хәбәрсез югалган кешеләрнең якыннары да мөрәҗәгать итә. Аларга ярдәм итү алымнарын җайга сала алдык. Хәрби частьлардан белешмә алырга, судка мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерләргә кирәк. Балаларын укыту буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу мәсьәләләр хәл ителә. Әле эшли генә башлаган вакытта ветеран таныклыгы алу буенча сораулар күп иде. Бу эш җайга салынгач, андый сораулар кимеде.

Ике айдан аз гына артыграк вакыт эчендә 1400дән артык мөрәҗәгать кабул иттек. Шуларның 1200дән артыгы хәл ителде. Кайберләре буенча бераз сабыр итәргә, әйтик, тиешле карарлар чыкканны көтәргә туры килә. Әмма бу мөрәҗәгатьләр онытылмый. Чөнки социаль координаторлар бу кешеләр белән элемтәдә тора.

– Башка оешмаларда яклау таба алмыйча, сезгә килүчеләр бармы?

– Игътибар итсәгез, безгә килгән кешеләрнең мөрәҗәгатьләре турында сөйләгәндә, социаль яклау чараларын күрсәтүгә бәйле сорауларны искә алмадым. Ник дигәндә, безнең филиалда бик күп дәүләт оешмаларының вәкилләре эшли. «Бер тәрәзә» алымы ул. Монда Социаль яклау министрлыгы системасына кергән хезмәтләр дә, Социаль фонд та, МФЦ да, юристлар да, башка белгечләр дә бар. Татарстанның Хәрби комиссариаты, Хәрби прокуратура белән эшлибез. Депутатлар да читтә калмый. Алар эшне тизләтергә ярдәм итә.

– Шулай да төп җаваплылык – социаль координаторларда. Кемнәр ул?

– Татарстанда 40 социаль координатор тупладык. Алар Казанда, 17 район һәм шәһәрдә эшли. Әлегә барысында да юк. Әмма ел ахырына кадәр барлык районнарда булачак. Әйтик, Биектаудагы белгеч Арчага да, Әтнәгә дә йөри. Район башлыкларына рәхмәт, эшнең мөһимлеген аңлыйлар, ярдәм күрсәтәләр. Киләчәкне исәптә тотып эшлибез. Координаторны эшкә алуның төрле шартлары бар. Әйтик, авыр хәлдә калган кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе булырга тиеш. Тест узалар. Шул исәптән, психологик тикшерү дә. Башкаларны ишетә белү, ярдәм итү теләге, аның хәленә керә алу кебек сыйфатлар булсын, дибез. Алар ышаныч уятырга тиеш. Якын кешесен югалтканнар белән уртак тел табарга, аларның хәленә керергә кирәк бит. Тест узгач, укырга җибәрәбез. 40 социаль координатор арасында бу эшне якыннан белүчеләр дә бар. Берсенең якын кешесе һәлак булган, тагын бишесенеке хәзерге вакытта фронтта. Психологик ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Кемдер баласына әтисенең һәлак булганын ничек әйтергә белми, кемдер психологка мөрәҗәгать итү егет эше түгел дип саный, әмма ул аңа мохтаҗ. Бу эшне артыгын бәйләнмичә гына, йомшак итеп башкарырга кирәк. Гомумән алганда, җыелган командабыз белән бик горурланам.

– Нинди вакыйгалар истә калды?

– Күптән түгел хәрби операциядә катнашып, яралануы аркасында хезмәттән җибәрелгән бер егет мөрәҗәгать итте. Моннан 8 ай элек ул Мәскәүдәге Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәваланган. Күпмедер вакыттан соң кабат операция ясарга кирәклеген әйткәннәр. 8 ай узгач барган, әмма хәзер бит инде Кораллы Көчләрдә хезмәт итүче кеше түгел, шуңа күрә госпитальгә эләгә алмаган. Белешә башлагач, әлеге операцияне Татарстанда ясап булмаганы ачыкланды. Бурденко исемендәге госпитальгә мөрәҗәгать иткәч, бер атна эчендә уңай җавап килде һәм егетне операциягә чакырдылар.

Ярдәм итеп кенә калмыйбыз, СВО ветераннарыннан команда туплыйбыз. Әлбәттә, аларга дәваланганда, тернәкләнгәндә, гади тормышка ияләнгәндә, эшкә урнашканда ярдәм кирәк. Әмма бу гына җитми. Иҗтимагый тормышка да кереп китү, аралашу, алар башкарган эшнең әһәмиятен аңлаганнарын белү кирәк. Шуңа күрә балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясен ветераннар аша җиткерү бурычы да бар. Команда туплап, 1 сентябрьдән мәктәпләргә йөрергә җыенабыз. Ник дигәндә, яшьләр белән яшьләр аралашканда нәтиҗәсе дә яхшырак була.

Кыскасы, эшебез күп булачак һәм аны исеме түгел, ә нәтиҗәсе булсын өчен башкарырга кирәк. Анысы бөтен җәмгыять өчен мөһим.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Әңгәмәдәш – Илнар ХӨСНУЛЛ


Фикер өстәү