Хәйрияче Ирек САЛИХОВ: «Башкаларга шатлык бүләк итә алу — зур бәхет»

Йөрәк эше. Сөйләшеп утырганда Ирек Салихов бу сүзләрне берничә тапкыр кабатлады. Бик тирән мәгънәгә ия шушы ике сүз, яшәү рәвеше булгангадыр, аның авызыннан гади генә, пафоссыз яңгырый. Инде биш елдан артык ул гамәлгә куйган «БлагоДарение» хәйрия фонды республиканың көньяк-көнчыгышында зур эшләр башкара. Аларның гамәлләре – кайберәүләр өчен сүнеп барган өметнең кабынуы ул. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Ел хәйриячесе» республика премияләре лауреаты Ирек САЛИХОВ белән без киң күңеллелек турында сөйләштек.

– Россия халкы соңгы елларда хәйрия гамәлләрен күбрәк кыла башлаган. Татарстан, гомумән, изге эшләр белән һәрвакыт аерылып торды. Катлаулы икътисади вазгыятькә дә карамастан, хәйриячелекнең киңрәк җәелүен нәрсә белән бәйлисез?

– Без бөтен дөнья белән авыр чор кичерәбез. Минемчә, кыен вакытларда кешеләр берсен берсе ныграк аңлый башлый. Яхшы вакытта бөтен кешегә яхшы, начар уйлар уйларга, кимчелекләр күрергә вакыт юк. Кеше тынычланды, якыннарын, үз-үзен күрә башлады, ә элек көзгегә карарга да вакыт юк иде. Өйдә утырганда, гомумән, якын проблемалар күренә, еракка карамыйсың. Авырлык килсә, уйлана башлыйсың бит. Хәйриячелекнең киңрәк колач алуын мин шуңа да бәйлим. Соңгы арада, чыннан да, нинди яхшылыклар эшли алам, кемгә ярдәм итә алам икән, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә артты. Чөнки поезд акрынайды, кеше тормыш мәгънәсенә башка ракурстан карый башлады.

– Сезнең өчен хәйрия – нәрсә ул, Ирек Фәритович?

– Йөрәктән чыккан эш. Балачактан килгән тәрбиям шундый: безне булышырга, бүлешергә өйрәтеп үстерделәр. Туганнар, дуслар белән һәрвакыт элемтәдә торам, еш аралашабыз. Күбрәк эшләгән саен күбрәк булышасың. Коръәндә дә зәкят бирү турында язылган бит. Чын йөрәктән бирәсең икән, ул сиңа барыбер кире әйләнеп кайта. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Ниндидер яңа проект барлыкка килә, табыш аласың… Саранланып яшәү, миңа калса, бик күңелсездер ул. Ә бүлешеп, башкаларга ярдәм итеп, син җәмгыятькә файда китерәсең.

Россиядә хәйрия фондлары күп. Миңа бигрәк тә Константин Хабенскийның фонды ошый. Ул үзенә бер тар гына юнәлеш алды да шуны алып бара. Ни эшләгәнен күрсәтә, сөйли. Мин дә шулай таррак бер юнәлеш алырбыз да шуның буенча эшләрбез дип уйлаган идем, тик әле һаман алай эшләп булмый. Сорап килгән бөтен кешегә булышасы килә. Ә мохтаҗлар күп. Депутат буларак кабул итү көнендә дә киләләр, хатлар да язалар. Кемгә кадак кирәк, кемгә йөрәк кирәк дигәндәй… Миллион да сорыйлар, өч тиен дә сорап киләләр. Тик, аңлашыла,  бөтенесенә булышып булмый. Нигездә үзем депутат булып сайланган округта: Баулы, Ютазы, Бөгелмә һәм әти-әниемнең туган ягы Актаныш, Минзәлә районнарында, үзем яшәгән Казан шәһәрендә эшлибез. Фонд хезмәткәрләре һәрбер мөрәҗәгатьне карый. Биш заявка бар икән, сайлап алып, шуларны бик тирәнтен өйрәнә. Һәр сумыбыз максималь эшләргә, ярдәм итәргә тиеш  – принцибыбыз шундый.

– «БлагоДарение» хәйрия фонды сайлап алган юнәлеш бик авыр: авыру балаларга ярдәм итәсез. Белүемчә, ярдәмегез дә «эшләдем дә оныттым» түгел, сез – еллар буе алар янәшәсендә…

– Әйе, сорап килгән кешегә акча биреп чыгарып, аның турында оныту – иң җиңел юл. Елга бер тапкыр Яңа ел алдыннан яки башка бәйрәмгә балаларга бүләккә дип акча җибәрергә була әле. Тик, әйткәнемчә, бу бит – йөрәк эше. Без, мәсәлән, Баулыдагы «Гаилә» социаль приютын, «Шатлык» реабилитация үзәген канат астыбызга алдык. Бинасында ремонт ясадык, җиһазлар, махсус спорт инвентаре, уен мәйданчыклары булдырдык. Тик монысы да иң мөһиме түгел, бу – матди эшләр. «Гаилә»дә социаль яктан бик имин булмаган гаиләләрдә үсүче балалар тәрбияләнә. Без ел әйләнәсе шул балалар белән эшлибез. Үзебез гел бара алмасак та, волонтерлар командабыз бар. Төрле бәйрәмнәр уздырабыз.  Андый чараларга махсус ир кешеләрне чакырабыз. Чөнки андагы күпчелек балалар ирләрне исерек, әнине кыйнаучы кеше буларак кына белә. Фонд хезмәткәрләре сөйләде: берсендә урамда пылау пешергәннәр. Бер ир ит турарга дип пычак алгач, балаларның берсе куркып елап җибәргән. Әтисе әнисен пычак белән куып йөри торган булган икән… Андый очрашулар, остаханәләр тәрбия чарасы буларак та кирәк.

«Шатлык» реабилитация үзәгендә инвалид балалар дәвалана. Алар янына, әйтик, танылган җырчыларны чакырабыз. Тәрбиячеләр шундый очрашулардан соң балаларның башка төрлегә әйләнүен, күзләрендә очкын кабынуын әйтә.

Тиздән Казанда «Социаль фатир» дип аталган күнекмәләр фатиры ачмакчы булабыз. Күптән ачкан булыр идек, пандемия эшне тоткарлады. Казан мэры Илсур Метшин безгә бина бирде, анда ремонт ясадык. Балалары авыру туган гаиләдә хатыннарын ирләре ташлап китү очраклары бар. Әни кеше авыру бала белән ялгызы кала. Ул эшкә дә урнаша алмый, чөнки, әйтик, ДЦП авырулы баланы кемгә калдырасың? Аның тормышы шул бала белән бәйләнгән, берни эшли алмый. Ул авырырга да курка, чөнки баласы ялгыз калачак. Әни картая, бала үсә, аларны тормышка өйрәтергә кирәк. Әйтик, чәй куярга, ашарга пешерергә, юынырга, урамга чыгып керергә… Әлеге фатирда әниләр балаларын калдырып китәчәк, махсус педагоглар аларны шул тормыш күнекмәләренә өйрәтәчәк.  Әниләр исә ул вакытта үз эшләре белән шөгыльләнә ала.  Мондый проектлар Россиядә дә берничә генә, Татарстанда шундый форматта беренче.

– Июль аенда «БлагоДарение» фонды оешканга 5 ел тулды. Эшчәнлек чорында күңелегезгә уелып калган берәр вакыйга булдымы?

– Күп инде алар… Һәр язмыш – үзе бер сабак…

Баулыда авыру балалар катнашында спектакль куйдык. Фәрит Бикчәнтәев Баулыга килеп эшләде.  Бик тәэсирле килеп чыкты, бөтен халык елады. Казанга да алып килдек ул балаларны, Камал сәхнәсендә уйнадылар! Шул спектакльдә ДЦП авырулы бер малай катнашты. 16-17 яшьләр чамасы, беркайчан да сөйләшмәгән, бернинди дәва да ярдәм итмәгән. Репетиция вакытында шул малай сөйләшә башлады! Тулы бер җөмлә әйтте. Спектакльдән соң, өйдә утырганда күрше бүлмәдән әнисенә: «Әни, минем ашыйсы килә», – дип дәшкән. Беркайчан сөйләшмәгән бала бит бу! Галимнәр дә язып чыкты бу очракны, сәнгать дәвалый дип. Әнисе, елый-елый, безгә килде. «Балама 4-5 яшь булганда сез кайда идегез соң, ул бит әллә кайчан сөйләшер иде», – ди.

– Шундый очраклар үзегезгә ничек йогынты ясый? Тормыш кагыйдәләрен булдырганда тәэсир итәләрме?

– Алар җиргә төшерә. Алайса кайберәүләр бераз акча эшли дә һавада йөри башлыйлар. Ә бу күренешләр башка сугып ала. Рухи яктан байыйсың. Тормыш бәясен, акча бәясен белә башлыйсың, сәламәтлекнең кадерен тирәнрәк аңлыйсың.

– Балаларыгызны бүлешергә өйрәтәсезме?

– Әлбәттә! Кызым Мәдинәгә – 8, улым Сәеткә – 11 яшь. Алар фонд уздырган төрле чараларга йөриләр, анда булышалар, бүләкләү чараларында бүләкләр, уенчыклар бирергә яраталар. Кешегә нидер биргәндә бик сөенәләр. Кешегә шатлык бүләк итүдән дә зур шатлык юк – үземнең балаларның башкаларны сөендерүдән ничек шатланганын күргәч, шуңа тагын бер кат инанам.

– Фонд президенты – сезнең әтиегез. Бу – үз теләгегез идеме?

– Әйе, бу – минем теләк. Мин табиб һәм укытучы гаиләсендә үстем. Үҗәтлек, тырышлык, дисциплина, җаваплылык канга сеңгән. Әти белән әни сеңдергән сыйфатлар ул.  Без шул ноктага килеп җиткән, нәрсәгәдер ирешкән икән, бу – әти белән әнинең дә казанышы, аларның тәрбиясе нәтиҗәсе. Безне тәрбияләгән әти фонд белән идарә итә алачак дип, үзем аңардан ярдәм сорадым. Аның тормыш тәҗрибәсе дә, җитәкчелек тәҗрибәсе дә зур. Ул күбрәк күргән, кешеләрне аера. Мин, артык юмартланып, бөтен сорап килгән кешегә өләшергә мөмкинмен. Әти: «Улым, менә бу кешегә безнең ярдәм кирәгрәк, болай күбрәк файда китерәбез», – дип туктатып кала.

– 5 ел эчендә сезгә килгән халыкның гозерләре эчтәлеге үзгәрдеме?

– Халыкның тормышы җиңел түгел. Коронавируска бәйле вазгыять аркасында тормыш-көнкүреш сораулары да артты. Квартплатаны түли алмыйм, коймам ауды, түбәдән су керә дип килүчеләр шактый. Элек ничектер зуррак, катлаулырак сораулар күбрәк иде.

– Сез шактый зур проектларны тормышка ашырасыз, эшләгән эшегез дә күп. Әйтик, Актанышка хәтле танылган шахматчы Анатолий Карповны чакырып, шахмат турнирлары да оештырасыз. Әмма бер эшегезне дә күрсәтеп эшләмисез. «ВТ»га биргән бу интервьюгыз да – журналистлар белән сирәк аралашуларның берсе.  Бу нәрсәгә бәйле?

– Ә нигә кирәк ул?! Хәйрия – күңел эше, аны имидж өчен эшләмиләр.  Безнең төп принцип – «показуха» ясамау. Мин бит үземнең туган ягымда, үзем депутат булып сайланган округта эшлим. Андагы кешеләрне беләм, алар мине белә. Кемгәдер нәрсәдер исбатлау теләгем юк. Бер генә теләк – үрнәк күрсәтү. Әнинең туган авылы Тупачта юл төзүне оештырырга ярдәм иттек, ФАП, күпфункцияле үзәк төзеттек, мәчетне төзекләндердек, мәктәп ябылган иде, аны төзекләндереп, яңа җиһазлар куеп ачтык. Шуны күреп, башка бизнесменнарда да ярдәмләшү теләге уянды. Әйдә, Сабантуй уздырыйк, безнең өлеш тә керсен, һәйкәл куйыйк, бу эшне, теге эшне эшлик, дия башладылар. Бездән күреп, башкалар да үз туган, торган җирләренә ярдәм итсеннәр иде.

– Дусларыгыз арасында сездән үрнәк алучылар бармы?

– Күп. Әллә ничә кешенең, Ирек, минем дә хәйрия фонды ачасым килә, дигәне бар. Мин аларга бу эшнең ничек авыр, чыгымлы булуын аңлатам. Ярдәм итү теләгең булса, әйдә, безгә кушыл, бергә эшлибез дим. Алар бик теләп кушыла, бергә эшлибез.

– Сез бик матур милли проект: «Түбәтәй» кафелар челтәренә дә аякка басарга ярдәм иттегез. Тагын шундый татарча проектларыгыз юкмы?

– Андый зур, бөтен кеше күрә торган милли проект – шул «Түбәтәй» генәдер. Әмма фонд татар телен үстерү, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен пропагандалау буенча даими эшләп килә. Татар матбугатына яздыру, китапханәләрне тулыландыруда районнарга ярдәм оештырыла. Яшь язучылар, артистлар, кинорежиссерлар белән тыгыз эшлибез. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча талантлы яшь спортчыларга ярдәм итәбез. Динебезне ныгыту юнәлешендә төрле чаралар, мәчетләргә ярдәм оештырыла. Гомумән, татарга катнашы булган әйберләр безгә якын.

– Кайсы газетаны алма, телевизорда кайсы каналны ачма – бөтен җирдә авыру балаларга ярдәм итү өчен акча җыялар. Халык бу уңайдан ике фронтка бүленә: кемнәрдер ярдәм итә, кемнәрдер бу эшне бит дәүләт эшләргә тиеш, дип дәүләтне сүгә. Сезнеңчә, бу эш – кем җаваплылыгында, нәрсәне – дәүләт, нәрсәне иҗтимагый оешмалар эшләргә тиеш?

– Әлбәттә, дәүләт социаль яклау белән шөгыльләнергә, халык өчен уңайлы тормыш шартлары булдырырга, сыйфатлы медицинаны һәм башкаларны гарантияләргә тиеш. Әмма, кызганыч, һәрвакытта да алай барып чыкмый. Дәүләт җитешә алмаганга иҗтимагый оешмалар барлыкка килә. Дәүләтнең кулы җитмәгән эшләрне безнең кебек оешмалар башкара, күтәрешә.

– Коронавирус чорында эшегез тагын да арткандыр?

– Җитәрлек булды. Президентның «Ярдәм янәшә!» проектыннан без дә читтә калмадык. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, азык-төлек җыелмалары тарату, битлекләр алып бирү, ашыгыч ярдәм, волонтерлар хезмәтен оештыру – барысын да эшләдек. Республика клиник хастаханәсенә ярдәм күрсәттек. Анда эш бик тыгыз, аларга нагрузка зур. Вакытлыча оештырылган инфекция госпиталенә, «кызыл зона»га, авыр хәлдәге авырулар өчен мониторлар алып бирдек.

Без хәзер, гомумән, күпсанлы волонтерлар ярдәмендә фондның эшчәнлеген тагын да җәелдерү буенча планнар корабыз.

– Хәйрия белән шөгыльләнергә теләгән кешегә нинди киңәш бирер идегез, Ирек Фәритович?

– Курыкмаска. «Кеше дингә килгән» дигән гыйбарә бар. Хәйриячелек белән шөгыльләнү дә – шундыйрак халәт ул, аның өчен өлгерергә кирәк. Әгәр син хәйрия белән шөгыльләнүгә, шул халәткә килеп җиткәнсең икән, рәхмәттән кала сүз юк. Хәйрия бит ул акча гына түгел, ул – башкаларга булышу, ниндидер гамәлләр дигән сүз дә. Рухи халәт. Бу «тиеш» дип эшләнә торган эш түгел. Мин ышанам: изге гамәлләр үзеңә икеләтә әйләнеп кайтачак.

 

Әңгәмәдәш – Гөлнара Сабирова


Фикер өстәү