Үткән ял көннәрендә генә дә Татарстанның ике районында суда батып үлүчеләр теркәлгән. Су коенучы нинди кагыйдәләрне белергә тиеш? Суда ничек сакланырга?
Санаулы минутлар
«Ял итү өчен җиһазландырылмаган урында су коену тыела!» Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кисәтә. Ләкин игътибар итүчеләр генә аз. Чөнки һәркем дә, минем белән мондый хәл булмас, дип уйлый. Ә ваемсызлык, таләпләрне үтәмәү җаваплылыктан коткармый, гомерне дә саклап кала алмый. Үткән ял көннәрендә генә дә Саба һәм Апас районнарында су коенган вакытта ике кешенең гомере өзелде. Саба районының Мичәнбаш авылындагы буада баткан 25 яшьлек егетнең мәетен эзләп табу өчен водолазларның ярдәме кирәк була. Аны ярдан 25 метр ераклыкта 4 метр тирәнлектә табалар. Яр буенда су коену тыелганлыгын кисәтә торган билге дә бар. Икенче очрак исә Апас районының Иске Йомралы авылында була. Ике дус ял итәргә буа яр буена бара. Сулык су коену өчен каралмаган булса да, алар моңа игътибар итми. Санаулы минутлар эчендә ир-атның берсе су астына китә. Дусты аны яр буена алып чыга, ләкин коткарып кала алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, су коену сезоны башланганнан бирле республикада суда батуның 37 очрагы теркәлгән. 28 кеше батып үлгән, аларның 6 сы – балалар. 14 кеше коткарылган. Ел башыннан Яшел Үзән, Алабуга, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Биектау, Кайбыч, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында суда батучылар саны арткан. Башкалада 6 кеше батып үлсә, шуларның 3 есе – балалар. Чаллыда исә сулыкларда 4 кешенең гомере өзелгән. Аларның 2 се – балалар.
Йөрәк ярасы
Хөкүмәт йортында күптән түгел узган утырышта республиканың кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләвенчә, ел башыннан Татарстан сулыкларында барлыгы 47 һәлакәт очрагы теркәлгән, узган ел шул ук чорда 58 гадәттән тыш хәл булган.
– Балалар белән булган фаҗигаләргә аерым тукталасым килә. Ел башыннан сулыкларда алты баланың үлеме теркәлде. Узган ел дүрт очрак иде. Биредә муниципаль патруль төркемнәренең эш нәтиҗәләре күренми. Аларга ярдәмгә полиция хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кирәк. Балаларның ата-аналарыннан башка су янында булган барлык очракларны теркәргә һәм өлкәннәрне административ җаваплылыкка тарту кирәк. Шундый кырыс таләпләр куелган очракта гына балалар үлемен киметә алабыз. Балаларга махсус билгеләнгән урыннарда, янәшәдә олылар барында гына коену рөхсәт ителә. Шул хакта онытмасыннар иде, – диде Денис Мокеев.
25 июль көнне Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылы янындагы буада булган фаҗигагә генә тукталыйк. Ул вакытта 5 яшьлек баланың батуы бөтен Татарстан халкын тетрәндерде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, кызчык кабартылган «боҗра»да суда йөзгән. Ул каплана һәм бала су астына китә. Әтисе шунда ук кызын эзләп су астына чумган, ләкин аны коткарып кала алмаган. Соңрак коткаручылар сабыйның мәетен ярдан 15 метр ераклыкта, ике метр тирәнлектән тапкан. Бу урын коену өчен җиһазландырылмаган булган. Фаҗиганең төп сәбәбе – суда иминлек кагыйдәләрен бозу. Хәтта әти-әнисе күзәтүе астында да кабартылган «боҗра» һәм башка йөзү чаралары балаларны саклап кала алмый. Берничә секундка игътибарны читкә юнәлтү дә гомерлек йөрәк ярасына әйләнергә мөмкин.
Кайда коенырга?
Бүген Татарстанның 26 шәһәр һәм районында гына уңайлы пляжлар барлыгы билгеле, ә 19 ында алар гомумән юк. Татарстанда 56 пляж декларацияләнгән, аларның дүртесе әлегә кадәр ачылмаган, гәрчә су коену сезонын ябарга бер ай калып бара.
– Биредә сүз Минзәлә районында ике зона, Әлки һәм Кама Тамагы районнарында берешәр пляж турында бара. Минзәлә районында быел бюджеттан миллион сум акча каралган, әмма инде икенче ел бу районда пляжлар коткаручылар белән тәэмин ителми, шуңа күрә аларда коену тыелган булып санала. Бу статистика безне бер дә сөендерми. 2026 елда суда кешеләрне саклауга 29 муниципаль районга 44 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, – дип сөйләде Денис Мокеев.
Тагын бер борчулы фактор булып кече суднолар катнашында һәлакәтләрнең кискен артуы тора. Ел башыннан республиканың су объектларында кече суднолар белән 10 һәлакәт очрагы теркәлгән, аларда җиде кеше үлгән һәм тугыз кеше коткарылган, алар арасында җитди тән җәрәхәтләре алган кешеләр дә бар, кайбер һәлакәтләр буенча җинаять эшләре кузгатылган. Денис Мокеев әйтүенчә, күп очракта һәлакәтләргә суднолар белән исерек килеш идарә иткән вакытта юлыгалар. Сапбордлар да бер баш бәласенә әверелеп бара. Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә ике олы кеше һәм өч бала коткару жилеты кимичә Идел елгасы буйлап сапбордларда йөри. Ниндидер мизгелдә сапбордларның берсе әйләнеп каплана. 4 яшьлек малай һәм аны коткарырга теләгән 34 яшьлек ир-ат батып үлә. Суда экстремаль күңел ачу чараларын яратучылардан булсагыз, коткару жилеты хакында онытмагыз. Ул сезнең гомерегезне саклап калачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез