Газетага язылу

Елдан-ел зурая, матурая, катнашучылар саны арта: Арча «Ат көне» фестивале узды

Табигатьнең бөтен матурлыгы, көч һәм кодрәт чагылышы булган атлар Арча җирендә тагын бер кат соклану уятты. «Ат көне» фестивале – тизлек ярышы гына түгел, ә ата-бабаларыбызның рухын, көнкүрешен һәм тарихын киләчәк буыннарга күчерә торган җанлы күпер дә.

Елдан-ел зурая, матурая, катнашучылар саны арта: Арча «Ат көне» фестивале узды
Фото: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Унберенче тапкыр узган фестиваль быел тагын да зуррак итеп оештырылды. Анда Мәскәү, Пермь, Ставрополь, Дагыстаннан һәм республиканың башка төбәкләреннән спортчылар җыелды.

Мәгънәле бәйрәм

Бәйрәм рухы иртә таңнан ук башланды.

– Без бу бәйрәмне инде ничә еллар зурлап үзебездә оештырабыз. Ярдәм итүчеләргә дә, республика җитәкчелегенә дә бик зур рәхмәт. Бәйрәмебез елдан-ел зурая, матурая, катнашучылар саны арта. Киләчәктә дә ул халыкның яратып йөри торган чарасы булыр, дип уйлыйбыз, – дип кунакларны сәламләде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Бәйрәмдә катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та «Ат көне» фестиваленең бурычы һәм максаты зурдан булуын әйтте.

– Бу бәйрәмне уздыру уе юктан гына барлыкка килмәде. Республикада атчылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге вакытта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, атчылык тармагын популярлаштыру буенча зур программа эшләнә. Аны киләсе елдан гамәлгә ашыра башлаячакбыз. Бурычлар, планнар зурдан. Республикадагы атларның баш санын ике тапкыр арттырырга тиеш булабыз, – диде Марат Җәббаров.

Инде бәйрәмгә күчик. Иртәдән үк Яңа Кырлай авылында башланып киткән чабышлар төштән соң ипподромда дәвам итте. Ә Үзәк стадионда атлар парады, милли көрәш һәм «Аударыш» турниры узды. Бәйрәмнең төп геройлары, билгеле, атлар. Ә аларның ниндиләре генә юк иде: чулпылысы да, чабышкысы да, йөк ташый торганы да, кечкенәләре дә, «көрәшче»ләре дә. Соңгылары – «Аударыш» бәйгесендә катнашучылар. Соңгы елларда тамашачылар әлеге ярышны аеруча да яратып күзәтә. Тарихка күз салсак, революциягә кадәр татар авылларында «Аударыш» уены аеруча популяр булган. Уенның кагыйдәләре гади: кайсы көрәшче көндәшен атыннан җиргә өстерәп төшерә, шул җиңү яулый. Өстерәгәндә бары тик билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга кирәк.

«Борчылу юк, отасы килү теләге бар»

Төп тамаша ипподромда узды. Чабышкыларның җиргә тияр-тимәс чабуы, тузан бөркегән көчле тоякларның тавышы тамашачыларның йөрәк тибешен дә ешайтты. Җайдаклар 40, 80, 120 һәм 160 чакрым араларда көч сынашты. Бәйрәм геройлары арасында данлыклы Шәйдулла Сәлаховның да атлары бар иде.

– Ат – милләтебезнең горурлыгы. Элек-электән ул татарны ашаткан, киендергән, озын юлларга алып чыгып кайткан, гел хезмәттә булган, кирәк икән, утка да кергән. Минем дә бөтен гомерем атлар янында узды. Балачакта аларны карап, көтү көтеп үтте. Яшьтән килгән кызыксыну беркайчан да сүрелми икән. Олыгайгач та, атлар алып, аларны үрчетеп, тәрбияләп, улларымны шуңа өйрәтеп яшим. Бүген 200–300 ат тәрбиялибез. Алар арасында чабышкылар да, совет токымлы авыр йөк атлары да бар. Хәзер инде хуҗалыкларда ат җигеп эш эшләүләр бетте. Аларны фәкать шушы җан ияләрен яраткан һәм чаптырган кешеләр генә тота. Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр баш саннарын 50 мең башка җиткерү бурычын куйды. Ярдәмнәр, субсидияләр дә бар. Игътибар сизәбез. Шуңа күрә барыбыз да тырыша, – диде Шәйхулла абый.

Аның сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр атка игътибарны тагын да арттыра.

– Безнекеләр генә түгел, барысы да исән-сау булсыннар, җайдаклар егылып имгәнмәсеннәр иде, дип телим. Олы кеше буларак менә шундый теләктә инде мин. Өч ат алып килгән идек, берсе финалга чыкты. Калганнары яшьрәк әле, көчләре җитеп бетмәде. Чиста токымлы Дамаск Голд кушаматлы атыбыз зур турнирларда җиңү яулаган иде. Аңа 6 яшь. Зур чыгышлар ясар дип өметләнеп булмый, шулай да җиңдерәсе килә, – диде ул.

Ат хуҗалары, җайдакларга гына түгел, мәйдан тирәсендә көч биреп торучы җанатарларга да бик «эссе» булды бу көнне.

– Каенатам Сәгыйть Гыйниятуллин озак еллар атчылык белән шөгыльләнә, 2015 елдан бирле нәселле хуҗалык тота. Ирем Фирзәр – ат тренеры. Шуңа күрә бу көнне безнең гаилә бик дулкынланып, борчылып көтә. Ярыш якынлашканда өйдә хәтта кычкырып сөйләшергә, көләргә дә ярамый. Ярышка бер ай кала ирем атлар белән ныклап торып шөгыльләнә башлый. Бүген ике атыбызны алып килдек, аның берсе татар токымлы. Бездә чиста токымлы гарәп атлары да бар. Алары нәзберек, кышны авыррак кичергәнлектән, ябык сарайларда тотарга кирәк. Ә татар токымлы атлар, киресенчә, бик чыдам һәм сабыр. Атларыбызның чапканын тын да алмыйча, борчылып, аларны кызганып күзәтәм, – диде Теләчедән атчылык белән шөгыльләнүче данлыклы нәсел килене Гөлфинә Гыйниятуллина.

Бәйрәм ахырында Гөлфинә белән тагын бер кат күрештек. Йөзендәге елмаюдан, күзләреннән бөркелгән шатлык нурыннан Гыйниятуллиннар атларының призлы урыннар яулаганын аңлап алдык. «Булды бит, берсе – беренче, икенчесе икенче килде!» – дип шатлыгын да уртаклашты ул.

Иң җитезләр

Бәйрәмнең тагын бер тырышлары йөк төяп чаба торган җигүле атлары булды. Алар арбаларына унҗиде кило ашлык төяп ярышты. Арча районының Курса Почмак авылыннан килгән Хәлил абый Хәсәновның аты икенче килде. Дилбегәне Илнур Рамазановка ышанып тапшырган. Шулай да күңеле түзмәде: мәктәптә физкультура укытучы Хәлил абый аты белән бергә үзе дә мәйданга чыкты.

– Атка хөрмәт уята торган бәйрәм бу. Татар халкы язмышында аның роле зур булган. Сугышта да алар иң алдан барган, диләр. Үзем дә озак еллар ат тотам. Узган ел атым шушында ук өченче килгән идем. Быел менә икегә чыкты. Бүләге түгел, мәзәге кызык, – дип елмая 25 мең сум акчага ия булган Хәлил абый. – Минем елга карап, Сабан туена төрле хайваннар белән чыга торган гадәтем бар. 1997 елда Сабан туена үгез җигеп чыккан идем. Кәҗә, эт белән мәйдан әйләнгән чаклар да булды. Әтәч елында атка – әтәч, Күсе елында күсе утыртып чыктым.

Фестивальнең төп бүләге Габделхәй Кәримов истәлеге дип «Лада Гранта» автомобилен исә Татарстанның чиста токымлы атлары арасында уйнаттылар. Гомумән алганда, фестивальнең приз фонды саллы 2 млн 200 сум иде. Беренче булып мәйданга җайдак Альберт Шәйхетдинов атланган Биг Кьюрис кушаматлы ат килде.

Без аның хуҗасы Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Рәмзил Рәхмәтуллинның сөенечен уртаклаштык.

– Безнең өчен бик зур җиңү. Өметләнгән идек, тик уңыш дигән әйбер дә бар бит әле, чөнки көндәшләр бик көчле иде, – диде ул. – Мин атымны май башында Башкортстаннан сатып алган идем. Беренче җиңүе Теләче Сабан туенда булды, Арчада икенче килде. Аннан соң да уңышлы чабышлар булды. Ә бу бәйрәмгә атны чын-чынлап өч атна әзерләдек.

 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 30 меңнән артык ат бар. Аларның 17 меңе – эре һәм фермер хуҗалыкларында, 13 меңе шәхси хуҗалыкларда тәрбияләнә. Татар токымлы атларны үрчетүгә аерым игътибар бирелә. 2025 елда республикада татар токымлы атлар саны 200 гә артып, 1,2 мең башка җитте.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре