Газетага язылу

Икесенә бер авыл

Тормышны 65 тә дә үзгәртеп була. Беткән авылда яшәүче Рафис Харисов җитмешенче дистәне ваклаганда гына гаилә корган. Аңа кадәр Кызыл Йолдызда берүзе дөнья көткән. Чатыр тау итәгендә урнашкан авылда без дә кунак булып кайттык.

Икесенә бер авыл

Кызыл Йолдызның янып торган җете чаклары үткәндә калган инде. Анда нибары биш йорт бар, тормыш берсендә генә кайный. Рафис абый гомер буе авылга тугрылык саклаган. Әтисеннән калган гап-гади йортта гомер итә ул. Капкасын ачарга гына җыенганда, чиләген күтәреп, каршыбызга үзе килеп чыкты. Атына су эчерергә барышы икән. Сүзебез дә шул аттан башланды.

– Машина йөртү таныклыгым юк шул. Укымадым бит. Югыйсә өйрәнгән дә булыр идем. Эш белән аны-моны уйламаганмын, күрәсең. Күршедәге Текмәле фермасына йөреп эшләдем. Көтү дә көттем. Стажым – 45 ел. Ике арада гомер күз ачып йомганчы үтте дә китте. Яшь барган саен, сәламәтлек какшый. Атсыз булмый. Кибеткә кирәк-яракка барырга туры килә. Техника сорап, гел кешегә ялыну да кыен. Ике тана бар иде. Берсен колхозга бирдем дә ун ел элек шушы атны алып кайттым, – ди 71 яшьлек Рафис абый.

Абзар артында эт өргән тавыш ишетелә. Барсигын Азнакайдагы приюттан алып кайткан икән. Өен сакларга кирәк бит. Үзенә күрә бер иптәш тә.

«Язмышыңны шушы авылга бәйләгәч, күңелсез дип зарланып булмый», – ди ул. Авылда эш беткәч, рәхәт тормыш эзләп, авылдашлары читкә чыгып киткән. Әтисе исә, беркая да китмим, дип кырт кискән. Рафис абый да нигезен ташламаган. Әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Әнисе җиде ел элек бакыйлыкка күчкән. Шуннан соң тормышы бөтенләй бушап калган кебек була. Авылда берүзе кала ул. Ялгыз гомер итүнең авырлыгын шул чакта аңлый. Әле ярый, өендә телефон бар. Кеше белән аралашмыйча яшәсәң, сагыштан кибеп бетәрсең, билләһи. Хәер, телевизорын кабызгалый. Интернет дигән нәрсәне исә бөтенләй белми. Шулай бер ел яшәгәч, йортына хатын алып кайта ул.

– Беткән авылда яшәргә берәү дә риза булмас дип, берәү белән дә бәйләнмәдем. Хатын булып килсә дә, ул сине читкә алып чыгып китәчәк. Өйләнү сөйләнү генә түгел. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә җитди карадым, – ди ул, соңарып кына гаилә коруының сәбәбен аңлатып.

Танышу тарихын сөйләп тормады. Рабига апаның исә туган йортына кайтып киткән чагы иде. Андагы нигезне дә карап торырга кирәк. Кышны шунда уздыралар. Шулай итеп, ике арада йөреп торалар.

– Барысына да түзеп була. Тик менә газ кермәве генә бик уңайсыз. Элегрәк, кертәбез, дип йөргәннәр иде. Хәзер инде ташландык авылга кем торба сузсын? Утынны көчем барында үзем әзерли идем, хәзер сәламәтлек белән мактанып булмый. Су кермәгән. Коедан ташыйм. Шартлары булмаса да, бер ияләнгәч, яшисең инде. Газы булса, кышка да беркая китмәс идем. Кайчак әтине дә:  «Башкалар кузгалганда, ник ул да чыгып китмәгән икән?» – дип сүгеп тә куям. Рәхәтрәк җирдә яшәгән булыр идек. Әмма икенче ягын да уйлыйм. Тамырларым монда бит. Авылны яратмасам, күптән чыгып киткән булыр идем, – ди абзый.

Яшь чакларын да искә төшереп алдык. Ул елларда авылда 20 дән артык йорт булган. Фермасы, кибете-клубы да – үзендә. Ә менә мәктәбен хәтерләми. Ул шау-шуның әсәре дә юк хәзер. Бакча артында – урман. Шунда чыгып, үткәннәрне искә төшереп, уйланып та алгалый.

– Чыгып киткәннәр, сагынабыз, диләр. Үкенәләрдер инде. Нигезләрен инде үлән каплаган. Безгә кереп, хәл җыеп, чәй эчеп чыгалар. Авылның бетүенә йөрәк әрни, әмма берни дә эшләтеп булмый, – ди Рафис абый.

Ишегалдында тавыклары чирәм чукый. Чебиләр дә чыккалый икән. Бакчасында умарталары тора. «Быел язын кортлар үлде әле. Шуңа күрә уңышы аз булыр. Әле балны суыртып карамадым», – ди ул. Чәйгә дә дәште. Кереп тормадык. Бакчасын буш тотмый: бәрәңгесен утырта, печәнен чәчә. Яңгыр күп яугач, җыя алмыйча интеккән әле менә. Каралып бетсә дә, эскерткә өеп куйган үзе. «Кеше көләр тагын,  фотога төшермәгез, яме», – ди ул, уңайсызланып. Бүген күпләрнең фотога төшәр өчен андый урынга акча түләп йөргәнен белми шул ул. Янында гына иске ат арбасы да тора. Искиткеч матурлык! Ә аның өчен гади тормышның бер мәшәкате генә бу. Калганы кызык та түгел.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре