Газетага язылу

«Нәтиҗә булсын дип эшлибез!»

Татарстанда «Нәтиҗә булсын дип эшлибез!» муниципаль форумнары тәмамланып килә. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре Халык программасы ярдәмендә 5 ел эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тота.

«Нәтиҗә булсын дип эшлибез!»
er.ru

Кама Тамагы

Программа Татарстанның бер районын да читләтеп үтми. Кама Тамагын гына алыйк. Биредә соңгы биш елда 26 ишегалды төзекләндерелгән, җиде модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, ә ун яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алган. Район башлыгы Наил Вазыйхов әйтүенчә, эчке туризмны үстерү дә дәвам итә, ул район өчен алдынгы юнәлешләрнең берсенә әверелгән. Ул район халкының иҗтимагый тормышта катнашуын аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, халык актив рәвештә волонтерлык хәрәкәтенә һәм хәйрия чараларына кушыла, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Форумда катнашучыларга республика үсеше турында Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республика социаль-икътисадый үсешнең күп юнәлешләре буенча алдынгы урыннарны саклап кала.

Чаллы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев форумны ачып, 2026 елның шәһәр өчен мөһимлеген искәртте. Быел автокала үзенең 400 еллыгын һәм автогигантта беренче «КамАЗ» йөк машинасы чыгуның 50 еллыгын билгеләп үтә. Ул Чаллы тарихының хезмәт кешесе, бердәмлек һәм үсеш тарихы булуын ассызыклады. 5 еллык эш нәтиҗәләренә килгәндә Наил Мәһдиев бу вакыт эчендә шәһәрдә 172 күпфатирлы йорт төзелүен, 609 йортның капиталь ремонтлануын, «Безнең ишегалды» программасы буенча 572 ишегалдының тәртипкә китерелүен, 215 «НефАЗ» автобусы алынуын, трамвай паркын яңарта башлауларын әйтте. Алда Кама күппрофильле хастаханәcен төзү бурычы тора. Шәһәр башлыгы форумында ясаган чыгышын «Алда башкарасы эшләр күп. Нәтиҗәгә эшлибез!» – дигән сүзләр белән тәмамлады. Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Халык программасындагы шәһәрдәшләр тәкъдиме белән кертелгән төп объектларның эзлекле рәвештә тормышка ашырылуын әйтте. Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин республика җитәкчелегенә һәм Чаллы халкына хәрбиләргә даими ярдәм өчен рәхмәт җиткерде.

Нурлат

Нурлат районында исә «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында Үрнәк авылы янында Олы Чирмешән елгасы аша күперне төзекләндергәннәр. Моннан тыш Нурлат–Кузайкино трассасы рәткә китерелгән һәм вокзал яны скверы төзекләндерелгән. Шулай ук «Кондырча» ландшафт паркы төзелеп беткән. Район башлыгы Дамир Ишкинеев, төп икътисадый казаныш булып тулай продуктның ике мәртәбә диярлек үсүен атый алабыз, диде. 2021 елда ул 54 млрд сум булса, 2025 елда 116 млрд сумнан артып киткән. Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов районның сизелерлек үзгәрүенә һәм Нурлат халкының бердәмлегенә аерым игътибар бирде.

Сарман

Сармандагы форумда район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә батырлык һәм рухи ныклык үрнәге күрсәтүче якташларына аерым тукталды.

– Районыбыз халкы махсус операциядә хезмәт итүчеләргә, үзебез шефлык итә торган шәһәрләргә даими матди ярдәм күрсәтә. Барлыгы 1740 тонна гуманитар йөк озатылды, – диде ул.

Моннан тыш районда илкүләм проектлар һәм 32 республика программасы буенча 2 млрд 900 миллион сумлык эш башкарылган. Соңгы биш елда 50 мең квадрат метр торак төзелгән, 33 гаилә төрле программалар буенча торак шартларын яхшырткан. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сөйләвенчә, быел Сарманда күптән көтелгән куанычлы вакыйга булган – балалар өчен сәламәтләндерү лагере бинасы ачылган. Форумда катнашкан Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: «Бүген сарманлылар җир өстендә шаулатып иген үстерәләр, җир астыннан кара алтын чыгаралар, мал-туарын үрчетәләр, төзелеш алып баралар. Алга таба да, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, республиканың тотрыклы чәчәк атуын дәвам итәргә кирәк», – диде.

Кукмара

Кукмарадагы форумда катнашучылар Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон, Анатолий Иванов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашты. Район башлыгы Сергей Димитриев сөйләвенчә, районда бу елның гыйнвар–май айларында сәнәгать җитештерүе индексы – 96,8 процент, ә озатылган товарлар күләме 3 миллиард 86 миллион сум булган. Ел ахырына әлеге күрсәткечнең кимендә 9 миллиард сумга җитүе көтелә.

– Районның авыл хуҗалыгы – заманча, югары технологияләргә нигезләнгән һәм зур үсеш мөмкинлекләренә ия тармак. Бу юнәлеш буенча район республикада беренче урынны били. Быелның  гыйнвар–май айларында 3 миллиард 690 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 87 процентка күбрәк, –диде Сергей Димитриев.

Азнакай

Азнакай соңгы биш елда район үсешенә якынча 40 миллиард сум инвестиция юнәлдерү белән мактана ала. Бу хакта биредә узган форумда билгеле булды. 5 ел эчендә 70 километрдан артык юл ремонтланган, 139 ишегалды төзекләндерелгән, 77 мең квадрат метр торак төзелгән, 115 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин: «Безнең мөмкинлекләр зур. Төп максатыбыз – һәр гаилә өчен уңайлы һәм имин шартлар булдыру. Моның өчен бездә көчле команда һәм хезмәт сөючән халкыбыз бар», – диде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия», Путин, Метшин,путин, минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект"

Көн хәбәре