“Бахча культураларын (кавын, карбыз) рөхсәт ителгән сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга ярый. Иң беренче чиратта, бу – кибетләр һәм супермаркетлар. Биредә җиләк-җимешне саклау кагыйдәләре һәм товарга бәйле документлар ныклап тикшерелә. Шулай ук үзегез белгән һәм моңа кадәр дә җиләк-җимеш сатып алган сатучылар һәм сәүдә нокталары ышанычлырак”, – диде ул. Марина Прокофьева әйтүенчә, бахча культураларын юл буеннан һәм махсус җиһазландырылмаган урыннардан алырга ярамый. “Мондый шартларда сатылган җиләк-җимеш кирәкле санитария экспертизасын үтмәгән булырга мөмкин.
Кавын, карбызны тиешле рөхсәт кәгазьләре булган очракта гына сатарга ярый. Шуңа күрә сатучыда сыйфатны һәм куркынычсызлыкны раслаучы тулы документлар пакеты булырга тиеш. Әгәр шикләнәсез икән, сез әлеге документларны сорап, аларны җентекләп карап чыга аласыз”, – диде ул. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, сату урыны чатыр астында булырга, киштәләр белән җиһазландырылырга тиеш.
“Кавын, карбызны җирдә саклау тыела. Санитария кагыйдәләре нигезендә, төнгә аларны урамда калдырырга да ярамый. Карбызны кисәкләп сату, шулай ук ашап карау өчен кисү дә катгый тыела. Кискән урында зыянлы бактерияләр бик тиз үрчи. Бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Карбызны кисәр алдыннан сабын белән яхшылап юарга кирәк. Кискән кисәкләрне салкын урында саклагыз. Әгәр кискән карбыздан әче ис килә икән – аны ашарга ярамый”, – диделәр брифингта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез