Газетага язылу

ЯН ЛИРА: «Исемем дә, фамилиям дә үземнеке»

«Синең янда гына юл башым». Рамил Каниповның Ленар Шәех сүзләренә язган әлеге җыры быел җәй иң популяры булды. Башта халык җырлаучының кем булуын таный алмады, аның тембры үзгә иде. Аннары ясалма фәһем тарафыннан башкарылуы ачыкланды. Ничек кенә булмасын, җыр күңелгә кереп урнашты, колакта яңгырап торды. Тиздән социаль челтәрләрдә популяр җырның тагын бер варианты барлыкка килде.

ЯН ЛИРА: «Исемем дә, фамилиям дә үземнеке»

Бу юлы видеоязмада аны Ян Лира дигән җырчы башкарды. Гаҗәп тә түгел кебек. Ләкин ясалма фәһем белән әлеге җырчының тавышлары, тембрлары бик охшаш булу кызыксыну уятты. Кем ул – Ян Лира? Җырчы егетне эзләп табып, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

– Ян, «Синең янда гына юл башым» дигән җырны ни өчен син дә кабатлап җырларга булдың?

– Ул җыр чыкканнан соң миңа бик күп кеше видеосын җибәрде. «Синең тавышыңа бик охшаган», – диделәр. Шуннан соң уйлап-уйлап тордым да, җырлап карыйм әле, дидем.

– Ясалма фәһем белән тавышларыгыз бигрәк охшаш шул. Фонограммага җырлыйдыр, дип, ышанмаучылар да булды.

 – Әйе, алай дип уйлаучылар да булды. Шуңа күрә видеога төшереп, берничә тапкыр җырлап күрсәтергә туры килде. Башка җырларны җырлаганда да ышанмаучылар, үзе түгел, ясалма фәһем башкара, дип уйлаучылар бар. Бернинди дә ясалма фәһем түгел, бу – минем үз тавышым.

– Бу җырдан соң фанатларың, язылучыларың да арткандыр.

Видеоларым социаль челтәрләрдә моңа кадәр дә әледән-әле караучылар санын җыя иде. Бу җырдан соң тагын да артты. Мине бигрәк тә Татарстанда күбрәк карый башладылар.

– Мондый үзенчәлекле тавыш сиңа кемнән бирелгән?

– Тавыш миңа әниемнән бирелгән, әбием дә җырлый иде. Моңны күңелемә сабый чактан ук әнием Зилә салган. Җырларга өйрәтүче төп укытучым да – ул. Әни – мәдәнияткә якын кеше, Башкортстанда концертлар да алып бара. Бер яшьтә үк җырларга маташканмын. Әнием яздырып алган кассета әле дә саклана.

 – Ян Лира синең үз исемеңме, әллә тәхәллүсме?

– Ян – минем чын исемем. Лира – фамилиям. Әниемнең әтисе Башкортстанның Кушнаренко районыннан – татар. Әнигә 15 яшь чагында Мәскәү циркына яшьләрне җыйганнар. Аны да сайлап алганнар. Шунда укырга киткән. Училищены тәмамлап, Башкортстанга кайта, аннары кабат Мәскәүгә юл тота һәм шунда Казахстан полягы булган әтием белән таныша. Алар өйләнешәләр. Алабуга шәһәрендә яшиләр. Мин шунда туганмын. Әни балачактан «Дүрт танкист һәм эт» дигән фильмны яратып караган һәм шундагы Януш дигән герой хөрмәтенә миңа Ян дип исем кушарга теләгән. Әтиемнең фамилиясе Лира. Менә шулай итеп мин Ян Лира булып куйганмын. Әти белән әни миңа ике яшь ярым вакытта аерылышканнар. Җиде яшькә кадәр Башкортстанда әбиләрдә үстем. Аннары әни мине Стәрлетамакка алып китте, ул анда филармониядә эшли иде. Шунда мәктәпкә укырга кердем, аны тәмамлагач, Уфада сәнгать училищесының вокал бүлегендә белем алдым. Хәзерге вакытта Уфада яшим, иҗат итәм.

– Социаль челтәрләрдә совет чорында да, хәзер дә иң популяр булган, моңлы җырларны җырлап урнаштырасың.

– Әнием дә бер көнлек җырларны яратмый, мине дә күңелгә үтеп керә торганнарын җырларга өйрәтте. Шуңа да аларны кечкенәдән үк яратып тыңлыйм.

– Үзең дә иҗат итәсеңме?

– Әйе, бик сирәк кенә, илһам килгәндә иҗат итәм. Сүзләрен дә язам. Тик халыкка чыгарганчы башта әниемә күрсәтәм, аның хәер-фатихасын алам.

– Мондый тавыш белән син һичшиксез сәхнәдә, халык алдында чыгыш ясарга тиеш. Концертлар оештырганың бармы?

– Башкортстан сәхнәсендә инде 15 еллап җырлыйм. 2014 елда Уфада үземнең шәхси концертымны да оештырган идем. Ләкин бу җиңел эш түгел. Башка оештырганым юк. Әлегә артистлар белән җырлап йөрим.

– Татарстанга килгәнең бармы?

– Берничә ел элек Миңгәр Сабан туенда чыгыш ясаган идем. Узган елның октябрь аенда Гүзәл Әхмәтова белән Казанда концерт куйдык.

– Тавышың бик моңлы булса да, танылып, популярлашып китәргә нәрсәдер җитми кебек...

– Артистка популярлашу өчен продюсер кирәк, диләр бит инде. Ә безнең Башкортстанда аны көндез ут яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Шуңа күрә сәхнәгә әкрен генә үз көчең белән чыгарга тырышасың. Популяр булу өчен бәлки берәр этәргеч кирәктер, бәлки вакыты килеп җитмәгәндер. Яшь бит әле мин.

– Ничә?

– 36 гына әле.

– Өйләндеңме?

– Юк. Яшьрәк вакытта өйләнергә кирәк булгандыр. Хәзер бик сайлана башладым. Шуңа күрә әлегә вакытымны иҗатка гына багышлыйм.

– Ә сиңа нинди кызлар ошый?

– Матур кызлар ошый. Ул күңелемә хуш килергә тиеш.

– Башкортстанның күп кенә җырчылары Татарстанга килеп «йолдыз»га әйләнде. Бәлки сиңа да Татарстанга күчәргәдер.

– Казан миңа бик ошый, кем белә, бәлки...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре