Ләкин кайбер очракларда ул сәламәтлеккә зыян да салырга мөмкин. Диетолог-нутрициолог София Кованова “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Табиб билгеләп үткәнчә, ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә яки агуланганда йогырт ашарга ярамый. Андагы ясалма хуш ис өстәгечләр һәм буяулары ашказанының лайласыман тышчасын тагын да ныграк ялкынсындырачак чөнки. Ә шикәре һәм тәмләткечләре, газлар барлыкка китереп, әчүне көчәйтеп, эчәклекләрне авырттыра. Белгеч шулай ук организмына сөт аксымы килешмәгән кешеләргә йогыртны саклык белән кулланырга кирәклеген билгеләп үткән. Табиб мондый очракта ризыкның лактозасызын сатып алырга киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез