Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика безнең илләр мөнәсәбәтләре кысаларында Аргентина белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Узган ел Россия һәм Аргентина дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 140 еллыгын билгеләп үттеләр.
«Без Аргентинаны Латин Америкасының әйдәп баручы державаларының берсе, гаять зур икътисадый потенциаллы, бай мәдәниятле, спорт казанышлары булган ил буларак беләбез», - диде республика Рәисе. Ул төбәкара багланышлар урнаштыруның мөһимлеген аерым ассызыклады.
Феррер Виейра республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән Аргентина арасындагы элемтәләрне алга таба да киңәйтү белән кызыксынуын белдерде.
Аргентина Республикасы - Көньяк Америкада нефть һәм газ, литий, уран, төсле һәм башка металларның зур запасларына ия дәүләт. Икътисадының төп тармаклары: химия, нефть химиясе, тау эше, металлургия, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез