Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимовның вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мортаза Рәхимовның вафат булу сәбәпле, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Татарстанда яшәүчеләр, шәхсән үз исемемнән Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның вафат булуы сәбәпле кайгыгызны уртаклашам. Исеме башкорт халкы тарихының тулы бер дәверенә бәйле зур шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм абруйлы җитәкче арабыздан мәңгегә китте. Ул иң катлаулы үзгәрешләр чорында республикага җитәкчелек итеп, туып-үскән төбәгенең язмышы өчен авыр җаваплылык йөген кыю төстә үз өстенә алды. Бик тирән сәяси, икътисади һәм социаль үзгәртеп коруларны хәл итү өчен иҗтимагый көчләрне туплауга, төбәкне төрле яклап үстерүгә, Башкортстанның күп милләтле җирендә тынычлык-татулыкны саклауга иреште. Белеме һәм тәҗрибәсе, рухи көче, яңаны булдыру юлындагы тырышлыгы соңгы көннәренә кадәр үз республикасы һәм халкы файдасына эшләде. Башкортстанның тугандаш халкының олы кайгысын эчкерсез уртаклашабыз, Мортаза Гобәйдулла улының хатыны Луиза Галим кызына, барлык туганнары һәм якыннарына сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, мәңгелек йокысы тыныч, урыны җәннәт түрендә булсын”, – диелә телеграммада.


Фикер өстәү