Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды. Чара махсус зона мәйданчыгында узды. Утырыш кысаларында 2 проект хупланды.

Беренчесе — «Дельфин Алабуга» ҖЧҖ мотор көймәләре җитештерү. Көймәләр корпусын, эпоксид бәйләүче, вакуумлы формалаштыру ысулын кулланып, углерод һәм пыяла тукымалар нигезендә композицион материалдан ясау планлаштырыла. Гади структур материаллар (алюминий яки корыч) белән чагыштырганда,күмер- һәм пыялва тукымага нигезләнгән композицион материаллар югары көчкә һәм азрак массага ия.  Эчке һәм тышкы базарларга сату оештыру планлаштырыла.

Икенче проект — «Альбатрос» ҖЧҖ пилотсыз очу аппаратлары ясау. Элегрәк Рөстәм Миңнеханов производствоның беренче этабын карады. Компания мәйданны 2,2 мең квадрат метрга кадәр киңәйтергә планлаштыра. Компания 2017 елдан бирле пилотсыз комплекслар җитештерә һәм тәэмин итә. БПЛА комплексларын эшләү һәм проектлау 2011 елдан алып дәвам итә. Планнарда — 400гә кадәр эш урыны булдыру.


Фикер өстәү